ҮТКЕНӘЮ ф. к. үткенләнү. Гражданнар сугышыннан соң, егерменче еллар башында, идеология фронтында сыйнфый көрәш үткенәйде. М.Хәсәнов. --- үзегезне сынап карагыз, бәлки, сездә әлегә кадәр үзегез дә белмәгән талант ятадыр, язып карагыз, иҗат утын дөрләтеп җибәрегез, онытмагыз: каләм яза-яза үткенәя. Идел таңнары

Үткенәеп бетү Бик үткенәю

Үткенәеп китү Кинәт үткенәю, бераз үткенәю. – Ба, бездә кунак бар икән, – дип, аякларындагы туфлиларын дә салып тормастан алга үтте һәм бу мизгелдә үткенәеп киткән күзләре, хәтере, нидер сизенгән йөрәге Сәетне танып алдылар. Т.Галиуллин

Үткенәеп тору Хәзер үткенәйгән булу . Аның [Мусаның] --- ияк һәм борын очлары, һөҗүмгә ташланачак дала шоңкарыныкы кебек, аеруча үткенәеп тора ---. Ш.Маннур

Үткенәя бару Торган саен үткенәю . Шагыйрәнең каләме үткенәя бара, дөньяны кабул итү офыклары да киңәя. Б.Рәхимова

Үткенәя башлау Үткенәергә тотыну. Ләкин Гариф бу күтәргән мәсьәләләрне логик азагына кадәр җиткерми, мәсьәлә үткенәя башлагач, --- тизрәк башка – куркынычсызрак коллизияләр артына поса. Ф.Хөсни

Үткенәя төшү Бераз үткенәю; тагын да үткенәю . Йомшак, сабыр җил дә үткенәя төшкән, усалланган иде. Ш.Шәйдуллин. Аерым энҗе бөртеге үзенчә бер ямь белән җемелдәсә, ә алардан тезелгән тулы бер таҗны күргәч, караш беркадәр үзгәрә, үткенәя төшә икән. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә