ҮТКЕН с. 1. 1) Бик яхшы кисә, чәнчә, тишә, кыра торган; үткер. Фрезер станоклары үзләренең үткен тешләре белән тимерләрне кырып, кирәкле хәлгә китерәләр. А.Алиш. Авызына эләгү белән, бик үткен бер ылыс энәсе Бүренең иренен ярып кереп китмәсенме! Г.Гыйльманов 2) күч. Очлы очы чыгып торган. Өстәвенә нәкъ елгага каратып, болгарлар яр өстенә катлы-катлы йортлар, сөңге сыман үткен очларын күккә сузган түгәрәк манаралар төзегәннәр. В.Имамов 3) күч. Яхшы күрә яки ишетә торган . Авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәсенә кайтып, аз гына утырган иде, аның үткен колагы төн ягыннан берничә атның дөп-дөп басып килгәнен ишетте. Г.Ибраһимов. Ике күзем минем үткен күз, Күрә кайда дошман посканын, Ике күзем кебек ике улым Сизгер саклар илнең постларын! А.Алиш 4) күч. Барысын да бик тиз сизеп ала, күрә, үтәли күрә, бер күрүдә аңлый торган; зирәк, игътибарлы. Ул аны үзенең үткен карашы белән кисеп үтте. А.Гадел. Әбекәй үткен зиһене, җитезлеге белән күпләрне таң калдыра. А.Мансуров 5) күч. Тәэсирле; үтемле. Нәтиҗәдә бүгенге көн сыйфатларына бай һәм үткен сатирик комедия туган. А.Әхмәдуллин. Зирәк зиһен, үткен фикер, күркәм холык, тулы иман бир! А.Хәлим . Аяз абый дигән кеше, синең өеңә хәтле үк килеп җиткәч, матур, үткен сүзләрен тәгәрәтеп җибәрмичә калмый икән ---. Б.Рәхимова 6) күч. Булдыклы, елгыр. Арада үткен, зирәк, шаян Тургайбай бар иде. Г.Ибраһимов . Әнинең анасы – ерак әбинең бик үзсүзле, бөтенесен үз кулында йомарлап тотарга яратучы нык куллы үткен карчык булуын без, балалар, яхшы ук сизә идек. Г.Бәширов 7) күч. Киеренке; ачык күренеп, сизелеп торган . Кечкенә сабый бала үз анасыннан көчләп аерып алып киткәндә нинди үткен кайгы эчендә булса, Мәрхәбә киленгә дә шулай тоелды. Г.Ибраһимов. Газинурның күңелендәге сугыш ярсуы басылып бетмәгән иде әле, шуңа күрә аның нечкә хисле йөрәге сугыштан соң һәр солдат йөрәгендә табигый рәвештә туа торган үткен сагышны – һәлак булган яки яраланган иптәшләрен сагыну сагышын сизми иде әле. Г.Әпсәләмов 8) күч. Көчле, кискен, үзәккә үтә торган . Бер-бер тамган үткен тамчылардан Хасил була дәрья ташкыны. З.Бәшири. Пермь тирәсендәге таулы чыршы урманнары ышыклаган кебек була да, яланга чыккач, үткен җил битне чагып ала. М.Галиев 9) күч. Кичекмәстән хәл ителергә тиеш булган, өлгергән . Шуңа күрә парткомның бүгенге җыелышы Булат өчен дә, Гәрәй өчен дә аеруча үткен бер мәсьәлә булып көтелгән иде. Г.Ибраһимов 2. рәв. мәгъ. 1) Яхшы, ачык итеп. Газинур караңгыда мәче кебек үткен күрә, очар карлыгач кебек, тавыш-тынсыз йөри белә иде. Г.Әпсәләмов 2) Үтемле, тәэсирле итеп. Анлар хакында ачы вә үткен сөйли иде. З.Һади |