ҮТКЕЛ и. 1) Тау араларындагы тар юл. Без аның белән таулар ярата идек. Марух дигән үткелләрне кичтек. Ә.Гаффар. Пешавардан Җәләлабадка барышлый икенче тапкыр ял итәргә туктаганнан соң башланган Хәйбәр үткелен ул чит ил сәяхәтчеләре арасында беренчеләрдән булып тасвирлый. А.Тимергалин

2) Елга кичүе . Белми калсам тирән кичүләрнең Үткелләре кайда икәнен, Йөкләремне чылатмый кичәргә Ленин белән киңәш итәмен. С.Кудаш

3) күч. Тормыштагы кыенлык, рухи көч таләп итә торган мизгел. ---хәятта тормыш юлының иң текә үткелләрен, хәтәр борылмаларын кичкән чагында да сине һәлакәттән йолып кала алырлык, сүнәм-сүнәм дигәндә дә күкрәгеңне утлы күмер кебек яндырып-өтеп торырлык бер бөек көч барлыгын тоеп-аңлап яшәү – үзе бер чиксез бәхет. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә