ҮТКӘРҮ I ф. 1) Тоткарлыксыз үтеп китәргә, алга, эчкә узарга мөмкинлек бирү. Машиналар кара-каршы очрашканда, алданрак килүчене үткәреп, күпер башында туктап көтәләр иде. А.Гыйләҗев. Дошманны пайтәхеткә барыбер үткәрмәбез. В.Имамов

2) Тоткарлыклар, каршылыклар аша үтәргә ярдәм итү, мөмкинлек белән тәэмин итү. Китап әйткән: гөнаһсыз золым кылынган кешене сыйрат күпереннән яшен кеби үткәрер, дигән. Г.Исхакый

3) Берәр нәрсәне ике арада йөртү, бер яктан икенчесенә китереп җиткерү. Үкчәм идәндә, бармак очларым һавада, ике арада яшен йөртәм, үч ташкыны үткәрәм. А.Гыйләҗев

4) Берәр нәрсәгә бәйләп, бер яктан икенче якка тарттыру. Тагы тиз-тиз кадаклар кагып, җеп үткәрделәр; чыбылдык кияү белән кызның ятагы өстенә менеп асылды. Г.Ибраһимов

5) Берәр аралык, тишек, ярык һ.б.ш. аша бер яктан икенче якка чыгару. Аннары беренче канатны, бакыр чүкеч белән сугып, балдак аркылы үткәрде. Г.Әпсәләмов. Әтисенең зур сатин трусигына резинка үткәргәч, шаровар булды. З.Кадыйрова

6) Кадап, тишеп, икенче якка чыгару. Кадакны тактаның икенче ягына үткәрү

7) Берәр нинди җайланма, аппарат, конвейердан ваклап, бутап, чистартып һ.б. рәвешле чыгару. Шуны Мәгузә килен кул тегермәненнән үткәреп ярма иткән дә боткасын пешергән. З.Зәйнуллин. – Баздагы чүп-чарны иләк аша үткәреп булса да табарга! – диде Таймас тәвәккәл кыяфәттә. А.Тимергалин

8) Ротатор, ксерокс кебек махсус аппаратлар ярдәмендә нөсхәләрне күбәйтү. Петуховның конференциядә укырга тиешле докладын кырыкмаса-кырык кат төзәтеп, ротаторлар аша үткәрделәр. В.Имамов. Эш кәгазьләрен ксерокстан үткәрү

9) Озын нәрсәләрне билгеле бер урында сузу; челтәргә тоташтыру. --- авылга электр кертик, радио үткәртик дип, Куралык халкы Ханәфине бимазалаудан туктаячак иде. В.Нуруллин. Авылда водопровод үткәрәләр – син юк. А.Гыйләҗев. Инженер сметадан чыкмый, тимерьюлын Уральскига кадәр үткәрә. В.Ильясов

10) Сызу. Әгәр планда нокта куеп, аннан өскә сызык үткәрсәк, төньяк юнәлешне күрсәткән сурәт килеп чыга ---. Башлангыч география курсы

11) Нинди дә булса чараларны яисә эшне башкарып чыгу. Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. А.Алиш. Нинди генә дарулар тәкъдим итеп карамадык без аңа, гипноз сеанслары үткәрдек, уколлар алды, санаторийга да җибәрдек, файдасы табылмады. А.Гыйләҗев

12) Нәрсәне дә булса тормышка ашыру, законлаштыру. Белемен камилләштерү, ислам мәгърифәте үзәкләре белән танышу һәм шул нигездә татар мәдрәсәләре эшенә реформа үткәрергә әзерләнү өчен, ул яңадан читкә чыгып китә ---. А.Тимергалин

13) Сеңдерү, үзең аша үтеп чыгарга бирү. Ул көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк, чөнки минем теләсә нинди пычракны ерып йөрсәң дә бер тамчы су үткәрми торган күн башлы кирза итегем бар иде. В.Нуруллин

14) Билгеләү. Этник берлекнең төп типлары арасында этносның күчмә халәтләре булган, алар арасындагы чикләрне кайвакыт төгәл үткәреп булмый ---. Б.Хәмидуллин

15) Электр тогы, радио сигналы һ.б.ш.ны тапшыру. Аның магнит үзлекләре юк, электр тогын үткәрми. А.Тимергалин. Аның эчендә туендыру кабеле һәм импульслар үткәрә торган оптосүс үтә. В.Исламетдин

16) Торбалар буенча сибелүчән, сыеклык, газ хәлендәге нәрсәләрне ерак араларга хәрәкәт иттерү. Тиз арада, шахтадан төньяк-көнчыгышка таба терекөмеш үткәрү өчен, торба суздылар. А.Толстой

17) күч. Нәрсәне дә булса куллануга кертергә, эшкә җибәрергә рөхсәт бирү; уздыру. --- тәрәккыйпәрвәр блок Думада ни эшләргә теләсә, шуны эшли, нинди ляихәне үткәрергә теләсә, шуны үткәрә, нинди законны ясарга каршы килсә, шуңарга ирек бирми иде. Г.Исхакый. Булатов аңа үз планын үткәрергә ирек бирде. А.Алиш

18) күч. Эзлекле рәвештә чагылдыру, күрсәтү, тәкъдим итү. Ул легион командованиесе рөхсәт иткән гадәти пропаганда сәгатьләрендә дә совет яклы фикер үткәрергә җай таба. Г.Әпсәләмов. М. Әхмәтҗанов «әдернә җәя»нең исемен Төркиядәге Әдернә шәһәре исеме белән бәйли (бу җәянең конструкциясе Әдернәдә камилләштерелгән дигән фикерне үткәрә, ләкин фикерен нигезләп җиткерми). А.Тимергалин

19) күч. Күпмедер вакыт дәвамында кайдадыр яшәү, булу. Көнебезне һәм төнебезне хезмәт белән үткәрәбез, сабан төсле, туфракны күтәрәбез, өске катын аска төшерәбез, аскы катын өскә менгерәбез. А.Алиш. Без әтиең белән бик матур еллар үткәрдек. А.Гыйләҗев

20) күч. Нинди дә булса авыру, хис кичерү, кайгы күтәрү. Бу шатлыкны үткәрергә котым калмады. Г.Исхакый. --- аның иптәшләре бары да мондый фаҗигаларны үткәргәннәр, кайберләре, җиңелеп, аталар сүзенә буйсынганнар да иде. Г.Ибраһимов

21) күч. Берәр хисне, уңай яки тискәре хәлне билгеле рәвештә кичерү, кабул итү. Кешегә зурлаганны күтәрерлек, хурлаганны үткәрерлек тә акыл-сабырлык кирәк. Г. Хөсәенов. Үзенең хәле кыл өстендә торганлыктан, Саимә ирен күмүләрне, өчен уздыруларны аңы, акылы аша үткәрә алмады. Г.Галиева Боларның барысын да бер мизгел эчендә күңеленнән үткәрде ул. А.Нәҗми

22) күч. Күңелгә бик нык тәэсир итү; йөрәккә җиткерү; аңга, башка сеңдерү. Ниндидер җитешсезлегең бар икән, җаныңа үткәреп әйтә дә бетерә. В.Нуруллин

23) күч. Үсештә югарырак баскычка күтәрелергә мөмкинлек, рөхсәт бирү; сайлау аша уздыру. Соңгы сайлауда аны нигә волбашкармага үткәрмәделәр? Г.Ибраһимов. Әйттем бит мин сиңа, анда синең ише авыл малайларын бик үткәрмиләр, лутчы колхозда гына эшлә дип! В.Нуруллин

24) күч. Билгеле сандагы кешеләрне кабул итү, техникага һ.б.ш.га хезмәт күрсәтү. Киләсе елга аэропорт 1200 гә якын кешене үткәрәчәк дип фаразлана

Үткәрә бару Һәммәсен бер-бер артлы үткәрү. Яңа оешма комбинатның бар продукциясен үзе аша үткәрә барып, бәяләрне күтәргәннән-күтәрде. Р.Сәгъди. Яшьләр бүлегендәге Рәдис Ногманов бар язмаларымны да тоткарлыксыз басмага үткәрә барды. Өмет

Үткәрә башлау Үткәрергә тотыну. Шундый күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, кичләрен генә түгел, көндезләрен дә, абыйлар янына да кереп чыкмыйча, соңгы айларда да гел Хәмидә апаларда үткәрә башлаган идем. В.Нуруллин. Ул, йокы белән уяулык арасына чумып, үзе белгән бөтен кешеләрне уе аша үткәрә башлады. А.Гыйләҗев

Үткәрә бирү Бернигә карамый үткәрү. Фәрит, әнә шулай ялының күпчелек өлешен Айрат компаниясендә үткәрә биреп, яңадан диңгезгә китәргә вакыт килеп җиткәнен сизми дә калды. Ш.Алпар

Үткәрә килү Әлегә кадәр үткәрү. Без забастовкасыз, яхшылык белән дә акрынлап үз теләгебезне үткәрә килдек. Ш.Камал. Моннан тагын бер тапкыр шул аңлашыла: Г. Исхакый иҗатының беренче чорында, мәгърифәтчелек тарафдары буларак, әдәбият ярдәмендә укучыларның холкын тәрбияләү бурычын куя һәм шул максатын эзлекле рәвештә үткәрә килә. Татар әдәбияты

Үткәрә тору Бер-бер артлы үткәрү. Жан моннан шундый нәтиҗә ясады: Ганс Штрубэ, мөгаен, үзенә әшнә булган сәүдәгәрләрнең товарын начар сыйфатлы булуын белгән көенчә үткәрә тора, ул шуны тели. Ш.Рәкыйпов . Без үзебезнең егетләребез белән тыныч кына вакытларны үткәрә тордык. Р.Гаязетдин

Үткәреп алу Тиз арада үткәрү. – Даваегыз әле, Сабир, өчәүләп теге заводка хат язып салыйк, бүгенге собраниедә үткәреп тә алырбыз. А.Алиш. Шуңа күрә азрак тикшерү үткәреп алырга туры килде. В.Нуруллин

Үткәреп бетерү Тулысынча үткәрү. [Җәйге көннәр,] Эшсез торсаң, тагын да озын, үткәреп бетерә алмаслык булып күренәләр. А.Алиш. Нинди бәхеткә тарганын белә белүен, әмма бу шатлык-сөенечен аң-зиһене аша үткәреп бетерә алмый иде әле. Г.Гыйльманов

Үткәреп җибәрү Бердән үткәрү; үз вакыты белән үткәрү; җайлы гына үткәрү. Авыр сүз әйткән булсам, йөрәгеңдә калдырма, үткәреп җибәр, ярармы?! А.Гыйләҗев. Урак өсте – елга бер килә торган бөек мәшәкать, аны сызланмыйча үткәреп җибәрергә кирәк, дип исәпләгән Сәдит, кем әйтмешли, алны да, ялны да белми эшләде. А.Хәлим

Үткәреп йөрү Әле үткәрү. --- Тимучин бу вакытта, үзе хуҗа булып алган Гәрәйләр олысының иң чибәр кызы Сөркәктәнәне киленлеккә алып, төпчек углы Тулиның туен үткәреп йөри иде инде. В.Имамов. Ире икенче шәһәрдә, табибларның белемен күтәрү курслары үткәреп йөри. М.Маликова

Үткәреп килү Шушы вакытка кадәр эзлекле рәвештә үткәрү. Аннан җинаятьчеләрнең үзләрен берәм-берәм анализдан үткәреп килеп, иң соң төп, үзәк фигура булган Вәли Хәсәновка тукталды. Г.Ибраһимов. Мәсәлән, без 10 ел рәттән «Тургай» җыр конкурсы үткәреп киләбез Чаллы шәһәрендә. Р.Вәлиев

Үткәреп кую Тиз арада үткәрү; алдан үткәрү. Болай авыз ачып йөрсәк, үткәреп куюлары да ихтимал. З.Мәхмүди. Июньнең унысына кадәр Сабантуйларны үткәреп куясың да, аннары ура кычкырып эшләргә дә эшләргә! Р.Зарипов

Үткәреп тору Даими, бер-бер артлы үткәрү; әле, хәзер үткәрү. Инвалидларны ул елларда ике елга бер Казанга дәшеп, врач комиссиясе үткәреп торалар. В.Нуруллин. Офицерлар хәрби өйрәнүләрне үткәреп кенә торганнар. В.Гали

Үткәреп чыгу Барысын да үткәрү, тулысынча, башыннан ахырына кадәр үткәрү. Үзләренә килеп йөри торган кызларны тагын берничә кат хыял аша үткәреп чыкты. А.Алиш. Минем тормыш иптәшемнең сеңлесе үзебез өчен генә дип корпоратив алып барырга тәгъдим иткән иде, мин, ике дә уйламый сценарий язып, бәйрәм чарасын үткәреп чыктым. Байрак

Үткәреп яту к. сөйл. үткәреп тору. Менә шундый хыяллар белән янып, өченче җыелышны үткәреп ятканда, авыл ягыннан берәүнең йөгереп килгәне күренде. Г.Ибраһимов. Сез нәрсә, авылыгыз белән чөгендер басуына бармый, Сабан туе үткәреп ятасыз. Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә