ҮТКӘРГЕЧ и. 1. 1) Җылылык, тавыш, электр тогын үзе аша яхшы үткәрә торган матдә

2) Шундый мәтдәдән ясалган деталь яки җиһаз. Яңа җиһаз ниндидер ялтырап торган тартмасыннан һәм бер өем үткәргечләрдән тора иде. В.Исламетдин. Сигезле дип аталган (зигзаг антенна) антеннаны ясау өчен, торбалар кирәкми. Аның өчен алюминий үткәргечләр генә кулланыла. Р.Зарипов

3) Электр энергиясе, сигнализация, элемтә сигналлары һ.б.ш.ны үткәрү өчен махсус система . Хлоры очып бетсен өчен, үткәргечтән суны алдан ук агызып куялар. Мәдәни җомга

4) махс. Нейроннар чылбырыннан торган һәм төп эше мәгълүматны рецептордан зур ми кабыгына илтүдән гыйбарәт нерв юлы. Минең эче исә ак һәм соры төстәге матдә белән тулган. Ак матдә эчендә баш миен арка мие белән тоташтыручы махсус үткәргечләр бар, шундый ук үткәргечләр минең башка бүлекләрен дә тоташтырып тора. Ф.Бәйрәмова

5) күч. Берәр фикерне, карашны таратучы, башкаларга җиткерүче кеше. --- сәләтле шаулы шәкертләр табып, Акчура аларны үз үткәргечләренә әйләндерә. М.Гайнетдин

2. с. мәгъ. махс. 1) Электр тогын үткәрә торган

2) Туклыклы матдәләрне организмда хәрәкәт иттерә торган. Үсемлекләрдә – ясалгы, төп, япма, механик һәм үткәргеч тукымалар, хайваннарда эпителиаль, тоташтыргыч, мускул һәм нерв тукымалары була. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә