ҮТКӘН с. 1. 1) Кайчандыр булып узган, артта калган, үткән хәлләр

2) лингв. Сөйләм моментыннан алда булган эш-хәлне белдергән (заман)

2. и. мәгъ. Кайчандыр үтеп киткән вакыт; шул вакытта булган вакыйгалар, күңелдә калган кешеләр. Ләкин үткәнне барыбер кайтарып булмый, хәзер төннәрен илгә «кара козгыннар» хуҗа түгел, һәрхәлдә, ачыктан-ачык законсызлыкка бармыйлар сыман. А.Тимергалин. Аның бар булганы: асылы, хисләре, җаны, үткәне, киләчәге – барысы да шушы сүзләргә салынган. А.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә