ҮТЕРҮЧЕ и. Кеше үтергән кеше; катил; кан кыючы. Үзе йөгереп ишеккә бара; чыгам дигәндә, биш-алты ярлы крәстиән кыйнап, суккалап, акыртып ике үтерүчене төрткәләп кертәләр. Г.Ибраһимов. – --- Әгәр дә үтерүчене таба алмасам, минем урыным эчке эшләр бүлегендә түгел, – диде. А.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә