ҮТЕРҮ ф. 1) Үлек хәлгә китерү, яшәүдән туктату; һәлак итү . Бу, Алла сакласын, акча өчен атасын да үтерер. Г.Камал. Ул агачның җимешләре бөтен җан ияләрен үтерә. А.Гадел 2) мед. Дарулар, төрле чаралар ярдәмендә сизми торган хәлгә китерү . --- теш нервыларын үтерү өчен, мышьяк кулланыла башлый. Ватаным Татарстан 3) күч. Юк итү. Мин сиңа кешенең үзен түгел, ә кеше күңелендәге усаллыкны, миһербансызлыкны үтерә торган агу бирдем. Әкият. Фашистны үтерергә җиткән көч эгоизмны үтерергә дә җитә. Г.Кутуй 4) күч. Авыр, газаплы хәлгә кую, аптырашта калдыру. Сезне күрмәү мине һәлак итә, үтерә, җаным! Г.Ибраһимов. Чит җирдә әнә шундый иптәш булмау нык үтерә. В.Имамов 5) күч. Бик нык әрләү, сүгү, кирәген бирү. Сиңа чыксам, әни мине үтерә!.. Х.Камалов 6) күч. үтер форм. «Нишләтсәгез дә» мәгънәсендә. Үткән ел күпме труддинем булгандыр, үтер – әйтә алмыйм. В.Нуруллин ◊ Үтерә сугу Үтерерлек итеп сугу. Үтерде генә Кызык сөйләп яки берәр сүз әйтеп бик нык көлдерү, гаҗәпкә калдыру. Ул сөйләгәндә көлә-көлә эчең ката. Каян сүзен таба, каһәр! Бүген дә үтерде генә инде. В.Нуруллин. Үтермәгән аюның тиресен тунау Кулда булмаган байлыкны бүлү. Үтерсә дә Һичкемнең сүзен колакка салмау, тыңламау, үзенчә эш итү турында; суйсалар да. --- Бүгенгә генә түзәм дә иртәгә үтерсәләр дә чыкмыйм ат куарга. В.Нуруллин. – Ән-некәем, ән-некәем! Кимим, үтерсәң дә кимим! – дип, бөгәрләнә-бөгәрләнә елый иде Разия. А.Хәлим Үтерә бару Тоташтан, һәммәсен үтерү. Шуның өчен аны күргән берен үтерә барырга кирәк, ди. Г.Ибраһимов . Кем ничектер, ә мин исә – үзем үтерә бардым күзәнәкләрнең миндә син яшәгән өлешен. Р.Фәйзуллин Үтерә башлау Үтерергә тотыну. [Касыймхан:] Берни дә түгел, буып үтерә башлагач, җанымны саклап калу өчен, юк гаепне өстемә алырга мәҗбүр булдым, диярсең. Т.Гыйззәт. У-у-у-ул мине үтерә ба-а-а-ашлады, коткарыгыз... Г.Каюмов Үтерә килү Күптәннән, әлегә кадәр үтерү. Төрки болгарлары элек-электән Төн илләренә үтеп керергә тырышкан сәүдәгәрләрне үтерә килгәннәр. М.Хәбибуллин . Сез һәрвакыт гөнаһсызларны үтерә килдегез! Р.Батулла Үтерә тору Рәттән булган берсен үтерү. --- тагын әллә кайлардан әллә кайларга йөри-йөри дөбер-шатыр кыдыра, кыздыра да яндыра, бетерә дә үтерә торгач, әлеге дә баягы Сугыш Чукмары арган-талган, алҗыган-талчыккан ----. Ә.Гаффар . Ул урынны немецлар күреп тора, күрәсең, турыга атып, безнең гаскәрне җәрәхәтли, үтерә тора. Гасырлар авазы Үтереп бару Һәммәсен рәттән үтерү. Грек мифологиясендәге амазонкалар кебек, хатын-кызларыбыз ир затларын бөтенләй кырып бетереп, ир җенесендәге яңа туган һәр баланы үтереп барырга җыенмыйлар төсле әлегә. Н.Шәфигуллин. --- Хак Тәгалә --- җен кавеме арасына бер-бер артлы сигез йөз пәйгамбәрне җибәрде, әмма аларны болар үтереп бардылар ---. Ф.Яхин Үтереп бетерү Барысын да үтерү; күпләп үтерү . Барлык яхшы кешеләребезне үтереп бетерәләр, күрәсең! Г.Ибраһимов. Ә менә аның белән бергә әсирлектә булган алтмышлап бүтән иптәшләренең барысын атып үтереп бетергәннәр! В.Нуруллин Үтереп йөрү Күпмедер вакыт дәвамында үтерү. Фәнирә үзенең Казанга килгән чагын сөйли, алтмыш дүртенче елның декабрендә кеше үтереп йөрүче Ионесянны, хатын-кызны талап, куркытып йөргән тагын берәүне тоткан чак икән. Р.Кәрами Үтереп кую Алдан үтерү; көтмәгәндә үтерү. Соңгы абзацта гына төп героен үтереп куйган. М.Галиев. Белер-белмәс кагылып, чынлап та үтереп куюыбыз бар. Ф.Бәйрәмова Үтереп ташлау Нәфрәтләнеп, кызулык яки ялгышлык белән үтерү. Үтереп ташлаганнармы әллә аны?.. А.Гыйләҗев. Игорь кенәзне үтереп ташладылар анда. В.Имамов Үтереп тору Даими, өзлексез үтерү; әле, хәзер үтерү. Шушы мәет өчен немецлар тиреслек яныннан узучыларны автоматтан атып үтереп торалар. И.Гази . Туасы ихтирамымны аның мактануы үтереп тора. М.Юныс |