ҮТЕРГЕЧ с. 1. 1) Үтерә торган; дәвасыз. Тик менә кешеләрнең үтергеч бомбаларны, аяусыз пуляларны, Күктән әйләндереп, үз башларына яудырулары аяныч. Р.Фәйзуллин. Ул һәрвакыт караңгы чырай белән йөрүче бу егеткә – Афанасьевка үтергеч доза бирергә кушты. Ә.Сафиуллин 2) Үлем белән яный торган; бик көчле; бик тә зыянлы. Үтергеч алышта ирләр баш салган, күбесе кире кайтмаган. Р.Камал . Без бүген бергә жыелдык, теләкләребез уртак, максатыбыз бер – тылдан торып дошманга үтергеч удар ясыйк. Казан утлары 3) күч. Аяусыз, бетереп ташлый торган. «Комсомольская правда» гәзитенең үз хәбәрчесе Геннадий Паушкинның үтергеч фельетоны басылып чыкмасынмы?! Г.Гомәр . Алар татар гәзитләреннән файда юк дип баш тарталар, дигән үтергеч җавап һәрвакыт әзер... З.Мифтахов // Үтә ачулы; мыскыллы. Генерал Кравец подполковникка үтергеч караш ташлады. М.Хуҗин 4) Бик көчле, түзеп булмастай. Я Ходай! Мондый да үтергеч авыртуны Зәкиянең моңарчы да тойганы юк иде, моннан соң да булмады бугай. К.Булатова 5) күч. Бик авыр, күңел, йөрәк күтәреп булмастай. Лена белән булган һәрбер уенчык, һәрбер бизәнү әйбере дә үтергеч сагыш хисе уята хәзер Валяда. З.Мәхмүди 2. рәв. мәгъ. Бик, искиткеч. О-о, су үтергеч салкындыр әле. А.Гыйләҗев. Үтергеч тәмле була ул мин пешергән шулпа, телегезне йотачаксыз, валлаһи ---. Р.Батулла . Көннәр үтергеч кыска, төннәр өч торып, өч ятып йокларлык озын. Р.Сибат |