ҮТЕП рәв. 1. Берәүдән алданрак, тыйнаксызлык күрсәтеп. Синең ирең кая? Аңардан үтеп сүз сөйләргә ничек оялмыйсың, битсез! Г.Ибраһимов 2. бәйл. функ. Кала, башка, тыш. Җепнең очы волбашкармада эшләүче бер егеткә барып тоташты. Аңардан үтеп «Трактор» исемендәге зур товар-машина ширкәтенең секретаре да капты. Г.Ибраһимов ◊ Үтеп барышлый 1) Барганда, хәрәкәт уңаеннан. – Һәрхәлдә, коридордан үтеп барышлый, мин сезнең тавышны ишетеп кердем. В.Нуруллин. – Чү, Ибраһим, бу синме? – кемдер үтеп барышлый пышылдап кына эндәште. И.Салахов; 2) Сүз уңаеннан; җае чыкканда . Боларны мин «үтеп барышлый» гына тәкрарлыйм. А.Хәлим; 3) Читтән торып, якыннан белмичә; белгеч булмаган хәлдә |