ҮТЕНҮЛЕ с. 1) Түбәнчелек белән әйтелгән. Әнисенең: «Тукта, балам, китмә! Кичер мине, балакаем!», – дигән үтенүле сүзләре дә аны туктатып кала алмады. Л.Ибраһим-Вәлиди 2) Үтенү сизелеп торган, үтенүне чагылдырган. Әтиемнең үтенүле күз карашын әниемнең арыганлык, гаҗизлек һәм шул ук вакытта ниндидер ныклык тулы кискен тавышы телеп үтә ---. А.Әхмәтгалиева |