ҮТЕНҮ ф. 1) Кемгә дә булса берәр эш башкаруын сорап мөрәҗәгать итү. Әгәр дә [тәрбияле баланың] үзенең көче җитмәслек эшләр булса, ул вакытта зурлардан үтенер... Р.Фәхретдин. Нишләгән бу телевизор? Күрсәтми, калган телдән. Бик үтенгәч, төзәтергә Бер абый – оста килгән. И.Юзеев 2) Түбәнчелек белән мөрәҗәгать итү, ялварып ялыну. Нигәдер, җилләр, ышанам сезгә, Ярдәм итәрсез төсле безгә. Үтенеп сорыйм минем исемнән Аны табып иркәләргә. Җыр 3) Кемгәдер берәр нәрсә эшләргә тәкъдим итү. Я, кадерле кунак, рәхим итеп табынга борылып утыруыгызны үтенәм. А.Алиш . Мине бүлдермичә генә тыңлавыгызны үтенәм. А.Нәҗми 4) сир. Теләнү, хәер эстәү. Әйтерләр: кемнәр хәер-садака иясе түгел һәм монда мохтаҗлыклары юк, ягъни Хак Тәгалә аларны бер сынык икмәктән мәхрүм итмәгән икән, аларга исә хәер үтенеп мәйданга килү, мәчет каршына басу мактаулы эшләрдән күренмәс. Ф.Яхин Үтенә башлау Үтенергә тотыну. Шуңа күрә крәстиәннәр Әдигәевтән бәяне киметүне үтенә башладылар. М.Галәү. Беркөнне, бутала-бутала, Гөлшәһидәдән гафу үтенә башлады. Г.Әпсәләмов Үтенә бирү Һаман үтенү. Һаман әле аны инсафка утыртырга теләп, бичәсе үтенә бирә: – Җитәр инде! Утны сүндер дә ят! – ди. Ә.Бикчәнтәев Үтенә тору Бертуктаусыз үтенү; әлегә кадәр үтенү. Ул бертуктаусыз: – Владимир Николаевич, зинһар өчен килә күрегез, – дип үтенә торды. Казан утлары Үтенеп йөрү Озак вакытлар үтенү . Хуҗа өч көн буе, акчамны алыгыз инде, дигәндәй, үтенеп йөргән булып чыга. Кызыл таң Үтенеп кую Алдан яки көтмәгәндә үтенү. Болай булганда безнең Оренбург имамнары Оренбург губернаторларының да губернатор булып калуын депутатларымызга хат язып үтенеп куйсыннар ---. Г.Исхакый. Алдан әйтеп, үтенеп куям: укучылар белән укытучыларча булырга кирәк... Б.Камалов Үтенеп тору Даими, әледән-әле үтенү; әле, хәзер үтенү. Ул Мөнирәдән дә үзе турында әтисенә бернәрсә дә язмавын хат саен үтенеп торды. Г.Әпсәләмов . Мәрхәмәтле зыян күрүче дә яшь малайны харап итмәскә иде дип үтенеп тора ---. Безнең гәҗит |