ҮТЕНЕЧЛЕ с. 1) Эчтәлегендә үтенеч булган, үтенеп язылган. Бу тарафтан хаким милләт, милләтчелеген мәйданга кую өчен, фәрманнар, әмерләр чыгара, ә икенче тарафтан (мәхкүмә милләтләрдән) моңа каршы торырга үтенечле гаризалар бара. С.Максуди. Белә торып кузгалды, белә торып түрә сараен тирәләде, белә торып куштаннарына ялынды, күчтәнәч-бүләк ташытты, үтенечле хатлар яздыртты. Д.Булатова 2) Үтенеч, гозер белән килгән. Үтенечле кеше моннан башын иеп борылып китми. Ф.Бәйрәмова 3) к. үтенүле. Чираттагы ай тотылу кайчан булырга мөмкин, хәзрәт, минем бик беләсем килә, дип, Гәүһәршад көтепханәчегә үтенечле караш ташлады. М.Әмирханов. – Рәфис, бер биш сум акча кирәк иде, биреп тора алмассыңмы? – дидем үтенечле тавыш белән. Б.Ислам |