ҮТЕНЕЧ и. 1) Кемнән дә булса берәр теләкне канәгатьләндерүне сорау яки әйтү . Гармонь фабрикасында мастер булып эшләвемне кунаклар аңлау белән, миңа үтенеч белдерделәр. А.Расих. Сезгә бердәнбер үтенечем шул: бер-берегезне ихтирам итеп, аңлашып, миннән соң да, зинһар, тату яши күрегез. А.Хәсәнов

2) Нәрсә дә булса сорап язылган гариза. Ул заявкалар, үтенечләр, планнар белән беренче урынбасарын җибәрергә ниятләп, үзе «әллә нигә сырхаулап торам» дип, Иван Ивановичны шомартырга маташканда, шәһәр башлыгы мәсьәләне кабыргасы белән куйды ---. А.Гыйләҗев. Шиһабетдин Мәрҗани һәм Хөсәен Фәезхановлар шәһәрләрдә дини һәм фәнни мәдрәсәләр ачу хакында хөкүмәткә үтенечләр язалар. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә