ҮТЕМСЕЗ с. 1) Үтми, сатылмый яисә авыр сатыла торган. --- тик бәяләр генә ике төрле: затлырак, үтемлерәк әйберләрне коммерческий бәя белән, ә үтемсезрәк нәрсәләрне дәүләт бәясе белән саталар... Ә.Еники

2) Тәэсир көче булмаган, көтелгән нәтиҗәне бирми торган. Шушындый каршылыклар бердәмлеген ачуга нигезләнгән сурәтле фикерләү рәвеше шагыйрьгә балалар поэзиясенең яңа шигърият чирәмнәрен күтәрергә, үтемсез коры вәгазьдән һәм образсыз информациядән котылырга ярдәм итә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә