ҮТЕМЛЕ с. 1. 1) Еш сорала, тиз сатыла торган. Товарлары үтемле товарлар икән. Т.Гыйззәт. Совет сәгатенең биредә үтемле мал икәнен белгән, күрәсең. З.Мәхмүди 2) Иң күп кулланыла торган. Җәй – чабатаның иң үтемле чагы. В.Нуруллин 3) Тәэсирле, нәтиҗәле, игътибарга лаек . Бөтен халыкны авызына каратырлык иң дөрес, иң үтемле сүзләрне каян табып бетергән? Г.Бәширов. Халыкка барып җитү, тәэсир итү ягыннан җыр – иң үтемле жанр. Р.Вәлиев 2. хәб. функ. Игътибарга алына, колак салына торган (сүз һ.б. тур.). Ул анда Рәсәй Дәүләт думасында эшли, һәр мәсьәләдә ил эчендә сүзе үтемле. Ф.Яхин |