ҮТӘ’Ү ф. 1) Эшне эшләү, башкару, гамәлгә ашыру. Әйе, зур эш. Ләкин аны үтәү өчен, мин хәзерге минуттан ук Берлиннан китәргә тиешмен. А.Алиш Приказ үтәргә ашык. А.Хәсәнов

2) Билгеле функция башкару; берәр максатта куллану. Бездә элекке мәдрәсәләрдә парта хезмәтен үтәгән озынча тәбәнәк өстәлне көрси дигәннәр. А.Тимергалин

3) Билгеле таләпләргә туры китереп эшләү, җиренә җиткерү. Алга куелган бурычны үтәдек. А.Алиш. – Исәнме, кызларым! – диде карчык, икесенә дә серле елмаеп, – мин кушканнарны үтәдегезме? А.Нәҗми

4) Билгеләнгән кадәр күләмдә эшләү, тутыру. Төзүчеләр көнлек нормаларын үтәделәр кебек. А.Тимергалин . Өлкән оператор – җитәкче ул, Җаваплы башкалар өчен дә. План үтәп, сыйфатлы эшләргә Белемен дә бирә, көчен дә. Г.Сафин

5) Канәгатьләндерү, уңай хәл итү. Бары тик шуннан соң гына Чалдаев, аның соңгы васыятен үтәп, хатны Әбүзәр абзыйга тапшырган. Г.Әпсәләмов. Яшьләрнең үтенечен үтәп, аларның саф мәхәббәтен һәм изге ниятләрен хуплап, ул Нәфисәнең әти-әнисе янына килә ---. А.Әхмәдуллин. Әгәр таләбеңне үтәмәсәм? А.Гадел

Үтәп ату сөйл. Тиз арада яки җиңел генә үтәү

Үтәп бару Һәммәсен үтәү; эзлексез үтәү. Үз нурмаңны үтәп бара алсаң да... А.Гыйләҗев. Мөнәҗҗим хәзрәт әйткән эшләрне вакытында үтәп бардым, ул хәтта мине үзенең урынбасары итәргә дә җыена иде шикелле. А.Тимергалин

Үтәп бетерү Тулысынча үтәү. Ә күн заводы комсомоллары икенче квартал планын вакытыннан элек – 15 майга үтәп бетермәкчеләр. А.Алиш. Башка колхозлар инде икмәк планнарын үтәп бетереп килә, хәтта үтәгәннәре дә бар, ә «Кызыл үрнәк»нең планы үтәлергә бик күп кирәк иде әле. В.Нуруллин

Үтәп җиткерү Тиешле дәрәҗәдә үтәү. Бу бүлек, безнеңчә, «Көтегез!» шигыреннән соң үз вазифасын үтәп җиткерә алмый. М.Шабаев. Аңлау гына җитми, әлеге җаваплы эшне ахырынача үтәп җиткерергә кирәк. С.Поварисов

Үтәп йөрү Әле, хәзер үтәү. Коммунист буларак, горком кушканны үтәп йөрим бит. А.Хәсәнов. «Бик еш сәяхәт итү һәм кәсеп итү битлеге астында берәр яшерен эш тапшырылып, шуны үтәп йөрмәдеме икән, Алла белсен!» – дип яза мөхтәрәм галимебез. А.Тимергалин

Үтәп калу Үтәргә өлгерү . Әйтеп кенә кушылган эшне соңгарак калдырып үтәп була. Яртысын гына үтәп калырга була. В.Нуруллин

Үтәп килү Әлегә кадәр эзлекле рәвештә үтәү. Буңа кадәр булдыра алган кадәре Баку мөселманнары шул вазифаны азлап-азлап үтәп киләләр иде. Г.Исхакый. Председатель вазифасын вакытлыча партоешма секретаре үтәп килә, ләкин, башка яктан уңган кеше булса да, бу эшкә аның сәләте дә чамалы, теләге бөтенләй дә юк. В.Нуруллин

Үтәп кую Тиз генә үтәү; алдан үтәү. Шулай итеп, алар бишьеллыкны дүрт елда үтәп куярга җыеналар. Б.Камалов. Аны тыңлаганда, Солтанъяр, эштән аз гына бушау белән, бу изге бурычны үтәп куярмын, дип уйлаган иде. З.Мурсиев

Үтәп тору Даими, һәрвакыт үтәү; әле, хәзер үтәү. Болар да, шулар белән бергә Әмир үзе дә өстәгеләр кушканны «тагын ни боерасыз?» дип карышусыз-нисез үтәп торучы гади солдатлар гына бит. В.Имамов. Алай булса да, бабалары күрсәтмәсен йөгереп үтәп торган оныклар якын булып тоелды Илнурга һәм... үзе дә сизмәстән, чишмәне чистартуга алынган яшьтәшләренә кушылып китте ул. А.Хәйретдинова

Үтәп чыгу Баштан ахыргача үтәү. Бөтен көч шушы эшне үтәп чыгарга юнәлдерелде. Г.Әпсәләмов. Ничек кенә булса да, иртәгәдән дә калмыйча, без менә шушы бурычны үтәп чыгарга тиешбез, иптәшләр! В.Нуруллин

Үтәп яту сөйл. к. үтәп тору. Әле дә булса, көн саен диярлек сыйрат күпере кичеп, үзенең ил каршындагы вазифасын үтәп яткан көне. Х.Камалов Үзгәртеп кору өчен, уй-фикер, зиһен-фәһем, белем һәм теләк кирәк, ә алар өстән төшкән фәрманны үтәп ятарга гына күнеккән, яңача яшәгәндә исә әзер рецептлар булмый. Р.Мирхәйдәров

Үти бару Һәммәсен, булган берен бер-бер артлы үтәү. Шулай да Кадыйр крәстиәннәргә биргән сүзендә нык торды, соңга калып булса да, үз вәгъдәсен җиренә җиткереп үти барды. М.Галәү. Хатын сөйли торды, кыз кушылган эшләрне үти барды. К.Тимбикова

Үти башлау Үтәргә керешү. Үземә тиешле вазифаларны үти башларга рөхсәт итегез! А.Хәсәнов. Шул рәвешле, гарәпчә текст кечерәйгән, әһәмиятен җуя төшкән һәм үзенә бертөрле бизәк хезмәтен генә үти башлаган дияргә мөмкин. А.Тимергалин

Үти бирү Бернигә карамый үтәү. Мескен солдат, гәрчә приказның дөрес түгеллеген аңласа да, аны [приказны] үти бирә. С.Поварисов. Ә табигать синең чамаң-хәлең бармы дип сорап тормый, үз тәртибен үти бирә. М.Маликова

Үти тору Әлегә үтәү; бер-бер артлы үтәү. ФЗӨгә түгел, фронтка китәчәк ул, ичмаса бер теләген үти торыр. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә