ҮТӘЛИ рәв. 1. 1) к. үтәдән-үтә. Үтәли күренеп торган буш вагоннардан сыңар җан иясе дә төшмәде. А.Тимергалин. Әхмәтзәкинең кырыкны тутырган буйдак улы Такташ, сүзенә дәлил итеп, аркасы аша кереп, түшеннән, янәсе, үтәли чыккан яра эзе бар икән, шуны тәненнән табып күрсәтә ---. Ф.Яхин 2) Аша, билгеле бер вакыттан соң. Бөек халык монда башын салган, Сагыш кайта еллар үтәли. Кабер өсләренә өй торгызып, Тыныч йоклап була микәнни? И.Гыйләҗев . Агыйделдә боз китә. Уфа күрә, ул Тукайны күрә, Күрә аны еллар үтәли. Р.Вәлиев 2. бәйл. функ. 1) Буенча, дәвамында. Карап торсаң күз иярми кулларына. Ат савалар яз үтәли, җәй үтәли. Атка менеп чабышсалар, җил җитәлми. В.Ильясов 2) Ярдәмендә. Бозлы эчемлекне салам үтәли суыра-суыра, Зоя моңа каршы: «Рәхмәт. Мин риза», – диде. А.Толстой 3. с. мәгъ. Капма-каршы ачыклыкларның берсеннән икенчесенә үтеп йөри торган; бер нәрсә аркылы үтә торган, аша чыккан. Кара моны, үтәли җилләр сызгыра. Г.Камал. Ике яктан да ачык тәрәзәләрдән үтәли җил йөри. Ф.Бәйрәмова. Үтәли юл. Үтәли яра |