ҮТӘЛЕШ и. 1) Нинди дә булса эшне үтәү, шуның үтәлү микъдары, дәрәҗәсе, нәтиҗәсе. Җаваплы операцияләрнең үтәлешен тикшереп бармасаң, син нинди җитәкче. Г.Әпсәләмов. План үтәлеше, рентабельлек, үзкыйммәт, продукция җитештерү – барысы да ал да гөл. Р.Мирхәйдәров

2) Үтәү рәвеше, сыйфаты. Бер атнадан соң бүлмәләрне карап йөргәндә, санитария кагыйдәләренең үтәлешен тикшергәндә, шифоньер артыннан аның пиджагы килеп чыкты... Р.Кәрами. Законнар чыгара, тик аларның үтәлешен тәэмин итә алмый. Н.Шәрифуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә