ҮТӘ’КҮРЕНМӘЛЕ с. 1) Артындагы нәрсәне томаламый торган, ашасыннан. Эреләнә төшкән яңгыр тамчылары күлдәвеккә төшкәндә, су өстендә үтәкүренмәле куыклар хасил була ---. А.Вергазов. Ап-ак, үтәкүренмәле каурый болытлар тезмәсен кем шулай зифа рәтләргә тезә ---. А.Хәлим

2) Юка, тишекле-тишекле булу сәбәпле, яктылыкны үткәрә торган. Үтәкүренмәле, итәге ханбикәләрнекедәй кабартып тегелгән алсу күлмәге аның төз гәүдәсенә үлчәп тегелгән ---. А.Нәҗми

3) Кирәгеннән, тиешеннән күпкә юкарак. Иләк кебек үтәкүренмәле соры шинель. Үтәкүренмәле телем бирү

4) күч. Катлаулы булмаган; ачык күренә торган. Турысын әйткәндә, әдәби тәрҗемә ул әле борынгы текстны, архаиклыктан тәмам арындырып, бүгенге үтәкүренмәле, бер калыптан суккан җөмләләр белән алыштыру дигән сүз түгел. А.Тимергалин. [Фәрдәнә:] Ул яктан минем бәхетләр хәттин ашкан – үтәкүренмәле! Ә.Гаффар

5) күч. Бик ябык. Кулына алгач, әбекәй үз гөленә озак кына карап торды, аннары неп-нечкә, үтәкүренмәле бармаклары белән аның яфракларын, чәчәкләрен сыйпап алды ----. Г.Гыйльманов

6) күч. Ачык аңлашыла торган. Берсе – халыкның сөйләм теле нигезендә калыплашкан, мифологик сюжет-мотивларга, лирик җырларга таянып, балалар өчен язылган әсәрләренә хас үтәкүренмәле реалистик өслүб. Т.Галиуллин. Бу идеяне социализм төзү, халыклар һәм милләтләр тигезлеге дигән үтәкүренмәле идея алыштырды. Ә.Закирҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә