ҮТӘДӘ’Н-ҮТӘ рәв. Нәрсәнең дә булса бөтен калынлыгы аша үтеп, бер яктан икенче якка; ашадан-аша. Ул чагында детальне үтәдән-үтә күреп була. Г.Әпсәләмов. Тик инде чишмәгә төшкәндәге тынычлыгы качкан, кемнеңдер карашы аны эзәрлекли, үтәдән-үтә бораулый һәм әледән-әле башын күтәреп карарга мәҗбүр итә. Н.Әхмәдиев 2) Ачыктан-ачык. Күлнең суы гаҗәп чиста, үтәдән-үтә күренә иде. Г.Әпсәләмов. Өсте зәңгәрсу, төбенә кадәр үтәдән-үтә күренә, ә төбе караңгыланып тора. Ә.Еники. Һава саф, үтәдән-үтә күренә. И.Салахов |