ҮТӘ рәв. 1) Берәр нәрсәнең бөтен калынлыгы аша үтеп чыгып; аша, үтәли. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Мәкаль. Егетнең күңел сафлыгы чишмә суыдай үтә күренеп тора иде. Ш.Маннур 2) Бик, чиктән ашкан, гадәттән тыш, гаять, иң. Шушы Сидоров, ротага килүе белән, үзенең үтә формалист, шунлыктан аеруча дорфа икәнлеген күрсәтеп өлгерде. Ә.Еники. Коридорлар киң, түшәмнәре шундый биек, тәрәзәләр үтә дә олы, якты. Ф.Садриев 3) Иң реакцион, ультра. --- алар үтә уң һәм үтә сул радикаллар дип билгеләнде ---. Л.Харрасова ◊ Үтә киткән к. үтә чыккан . Сәгыйть Рәмиев... Үтә киткән нечкә күңелле, хисчән шәхес, шагыйрь. М.Гайнетдин. Үтә күренү Бик ябык булу. Үтә кызыл Алдынгы фикерле булып кыланган. Үтә чыккан Бик, артык, чиктән ашкан. Күрше Мөршидә апаның Мөхәммәт исемле үтә чыккан шук малаен хәтерлисеңдер. А.Гыйләҗев. Аның икенче төп сыйфаты – үтә чыккан саранлык. Т.Галиуллин |