ҮТ и. 1) Ашаган азыкны үзләштерерлек итеп таркату өчен бавырдан эчәкләргә бүлеп чыгарыла торган яшькелт төстәге ачы сыеклык. ---Үсемлек составындагы флавоноидлар үт куыгына үт сыекчасы бүленеп чыгуын арттыралар. Агулы үсемлекләр

2) күч. Ачу, зәһәр. Чөнки тормыш гаделсезлегеннән, иренең эчүеннән Сәрдәнең җанына ачы үт җыелып тора. Ф.Садриев

Үте кайнау Ачуланып, зәһәр чәчеп йөрү. Мәскәү белән Суздаль кенәзләрен Рязаньдагы Олег та һич өнәми, һәр икесенә үте кайнап тора. В.Имамов. Үтен сыту Ачуны чыгару . --- Ходайбирдинның һични булмаган кебек әллә кайчангы торбалар турында мыскыл иткән, үртәгән сыман сорап куюы әйтерсең Сәхабның үтен сытты, жен ачуларын чыгарды. М.Хәбибуллин. Ни тыелырга тырышса да, полковникның үте сытылды. – Сөйгәнем генә түгел, хатыным ул минем! – дип ярып салды Вилен үзе дә көтмәгәндә. М.Маликова. Үт капчыгына таш булып утыру Бик авыр тәэсир итү. Сталинград вакыйгасы фашистларның үт капчыгына таш булып утырды. Г.Галиев. Үткә тию Бик нык ачуны китерү . Әмма тынычланып та булмый, иң нык үткә тигәне – Дәүләтьяров хакында Югары Совет сессиясе булачак көн җиткәнче Алемасов ләм-мим бер сүз әйтми йөрде. Ф.Сафин. Турылыгы да кайвакыт үткә тиярлек. Сөембикә. Үтне сытарлык Бик ачы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә