ҮСҮ ф. 1) Тере организмнарның буе, авырлыгы, микъдары арту, зураю. Һәрхәлдә, Баллы Елга буйларында казлар көткәндә, безгә тагылып үсте ул. А.Хәлим. Чү, ботаклар түгел, аларда үскән алмалар салмак кына тибрәлә икән ләбаса! А.Мансуров // Берәр орган, әгъзаның күләме арту . Бүксә үссә үссен икән, буй бәләкәйләнмәсен, буй! А.Гыйләҗев 2) Олылану; җитлегү. Әле менә үскәч кем булыр?! А.Хәсәнов. Ана карынындагы су эчендә яралганда, безгә шул су да җитә иде, ләкин без үстек, буй җиттек, хәзер инде елга сулары да җитмәс төсле. А.Нәҗми 3) Берәр кайда балалык елларын үткәрү. Гомерен диңгезгә багышласа да, авылда үскән егет, Украинаның Харьков өлкәсендә туган. А.Хәсәнов. Беләсеңдер инде, мин бит детдомда үстем. А.Әхмәтгалиева 4) Берәр җирдә, урында таралу, булу (үсемлекләр тур.). Татарстанда каяу яфраклы абага һәм ана абага дигән төрләре үсә. А.Тимергалин . Биек тауның башларында Тезелеп үсә әнисләр. А.Хәлим 5) Билгеле бер озынлыкка җитү (чәч, сакал, мыек тур .). Миңа сакал үсә иде, хәзер бетте, җаннарым сихәтләнеп, тынычланып калды. М.Мәһдиев. Ярар, чәч үсә ул, баш исән булсын. Г.Бәйрәмова 6) Сан һәм күләм, активлык ягыннан арту. Ягъни драматургларыбызның иҗат активлыгы үсте. А.Әхмәдуллин. Очкын биргән кемдер, Ут кабынган, Ут үрләгән күккә – Җир шарына капкан фән уты. Зур сарайлар үскән, Зур биналар – Бу тарихның нәкъ шул вакыты. Б.Ибраһим . Хәсәнҗан сәетнең гаскәре яңа кешеләр белән тулылана, үсә, мең кешедән артып китә. В.Гали // Арту, күтәрелү (бәя, процент, налог һ.б.ш. тур.). Почта чыгымнарының чүпрәдәй күпереп үсүе аркасында, Татарстанда чыга торган гәҗит-журналга да язылмыйлар хәзер. Б.Рәхимова 7) күч. Җәмгыятьтә берәр күренеш таралу, җәелү. Чувашларның борынгы бабаларында феодаль җитештерү мөнәсәбәтләре Идел буе болгарлары йогынтысында безнең эраның икенче меңьеллыгыннан башлап үсә һәм саклана. Б.Хәмидуллин 8) күч. Камилләшү; яхшыру, ныгу . «Бәхетле солдат» тормышын, халыклар дуслыгын данлаудан башланган иҗат үсә, тирәнәя бара. Т.Галиуллин. --- вакытында җырчыга бәя бирә белгәндә генә, талант үсә, ныгый ала, чөнки җырчыга зур югарылыкта җырлау өчен бирелгән вакыт бик аз ул. Г.Ибушев 9) Рухи үсеш кичерү, җитлегү, өлгерү. Балаларның эчке дөньясы киләчәкнең якын өмете белән, изге тойгылары, яхшы уйлары белән нурланып үссен. Г.Бәширов 10) күч. Берәр төр сыйфатлар көчәю, үсеш алу. Ул чорда демократик карашлар үсте, халыкның социаль активлыгы көчәйде. Мәдәни җомга 11) күч. Дәрәҗә, дан арту, абруй күтәрелү . Сүз дә юк, аның абруе күзгә күренеп үсте. А.Хәлим. Халык белән шәхес даны үсә, Шәхес белән халык таныла! Э.Шәрифуллина 12) күч. Үсенү, рухлану. Тормыш юлында, гомерем соңында Яшьлек дәфтәрен актарсаң иде... Күңелең үсәр, Исеңә төшәр: Онытма мине! Онытмам сине! И.Юзеев. Суык таштан кояш ясый алмасак, без үткәндә үлән шытып калмаса, йөрәктәге йөрәкләргә күчмәсә, безнең сүздән кеше рухы үсмәсә, бәхет теләп текәлмәсә кешеләр, яшәде дип, безнең хакта кем сөйләр! К.Сибгатуллин 13) күч. Эш, карьера һ.б.ш. өлкәләрдә алга бару, уңышларга ирешү. Ә хатын-кыз исә тагын да эшлеклерәк булырга тырыша: карьерада үсү өчен, чиксез күп көчен бирә ул, бар җирдә тәртип булсын, балалар караулы, ир тыныч, канәгать булсын өчен, тиресеннән чыгардай булып тырыша. Өмет . Ел азагында яңа урынга күчү яки эштә үсү җае туар. Маяк 14) күч. Ачыграк төс алу, билгелерәк булып китү. Шыгырдавык баскычтан печәнлеккә менгәндә, шик үсте, баш миенә, бөтен тәнгә җәелде. Ф.Шәфигуллин. Үз-үзләрен, теләк-омтылышларын, борчу-мәшәкать сәбәпләрен аңлый барган саен, үкенү хисе дә үсә. Идел 15) күч. Яңару, яхшыга үзгәрү, үсештә яңа баскычка күчү. Ягъни Алла тарафыннан яратылган реаль чынбарлык алга таба үз агымы белән һәм кануннары буенча тәрәккый итә, үсә, адәм баласы өчен беренчел, танып белүгә мохтаҗ өлкә булып кала бирә. А.Әхмәдуллин Үсә бару Торган саен үсү. Аңар да карамыйча, шаулап, бөтерелеп аккан кечкенә елгачык һаман зурая бара, үсә бара. А.Алиш. Үзенеке булганы агач кәүсәсе сыман югарыга үсә барырга, ә инде читтән килгәннәре шул агачның ботак-яфраклары кебек аны баетырга, тулыландырырга тиеш. А.Вергазов Үсә башлау Үсәргә тотыну . Кыярлар, кабаклар да яфрак чыгарып үсә башладылар. А.Алиш. Озакламый аның чәчәге тишелеп чыкты, күзгә күренеп үсә башлады. Г.Сабитов Үсә бирү Бернигә карамый үсү. Ис китми: янындагы айгыр-тулпарга Җикеренеп, батырланып кыланса да, Ак төя, ак аргамакларыннан да, Маңлаен терәп торган тавыннан да Ул көчле барыннан да, барыннан да, Сокланып зур кояшка яшь чактан ук, Шулай ул үсә бирә киң далада. Н.Думави. --- баланың тамагы тәмле аш татымады, өстенә-башына хәерче кебек сәләмә киенде, күлмәге ямалмады, юылмады – шулай үгилекнең каты кулында чыбыркыланып, җәй көне ялангач тәнгә кычыртканланып үсә бирде. Г.Ибраһимов Үсә килү Әлегә кадәр үсү. Моннан өч йөз еллар элекке бер вакытның, шул эчендә яшәгән бер халыкның ихтыяҗыннан туган бер дин инде унөч гасыр буенча туктаусыз үзгәрә, үсә килгән бер хәятка ярамый, тар була. Г.Ибраһимов. Ә матурлык туган Кеше белән, Кеше белән бергә үсә килгән. Р.Сәйфетдинов Үсә тору Һәрдаим үсү. Фронтта югалган тузгак яллы айгырлар, бүрек кадәр бәкәлле бияләр урынына киң Ашыт, мул сулы Илләт буйларында яңалары үсә торды. А.Хәсәнов Үсә төшү Бераз үсү; тагын да үсү. Микәй атлы бу бәти бүре авызына эләгә язып та кала, үсә төшкәч, көндәшләре – башка тәкәләр белән мәрхәмәтсез бәрелешләрне дә уздыра. Р.Мөхәммәдиев . Үсә төшкәч, дөнья таный башлагач, ул якларга бер кайтканыем. А.Хәсәнов Үсеп алу Бераз үсү. Бераз үсеп алгач, 1911 елдан башлап Глүшермә, Бондюг, Иж, Воткинск заводларына эшкә йөри башладым. Т.Гыйззәт Үсеп бару Акрынлап үсү, үсүгә йөз тоту. Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп, үсеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә ---. Ә.Еники. Чөнки Нургалиев өметле, үсеп бара торган кеше иде. А.Гыйләҗев Үсеп бетү Бик нык үсү; тәмам җитлегү. Мирвәли заманында туып кына килгән яңа буынның үз бала-чагалары үсеп беткән... А.Гыйләҗев. Борын астына ирләрнеке сыман мыек үсеп беткән. В.Имамов Үсеп җитү Тиешле дәрәҗәдә үсү. --- алар киләчәктә, мин үсеп җиткәч, дөньяның иң атаклы музейларында очратачак сирәк сәнгать мирасы – борынгы Мисыр, Юнан, Вавилон, Бөек Болгар, Бакчасарай мәдәни катламнарында сакланып кала алган ике яктан да тоткалы алтын кәүшән – чүкеп ясалган алтын амфораны хәтерләтәләр иде. А.Хәлим. Өч ел эчендә Полкан үзе дә бер дигән маэмай егете булып үсеп җитте. А.Хәсәнов Үсеп килү Акрынлап үсү; күзгә күренеп үсү. Һәрбер эшне җитез эшли торган Корыч кебек ике улым бар, Ике кулым кебек үсеп килгән Булышчым бар, ике улым бар. А.Алиш. Алма кебек малайларың тупылдап үсеп килә. А.Вергазов Үсеп китү Кинәт яки бераз үсү. Безнең бабайлар өянке утыртканнар да, тиз тамырланып үсеп китсен өчен, башына черемә сөртеп, чүпрәк белән бәйләп куйганнар, ә кәүсәсен, кәҗә кимермәсен өчен, каты юкә кабыгы белән ураганнар. А.Вергазов. Күңел үсеп китте бит әле, егетләр, югыйсә мин бу тормышта өмет-ышанычны бөтенләй югалтып бара идем инде. В.Нуриев Үсеп кую Тиз арада, кинәт үсү. Алмагачны утыртуга, икенче көн иртәнгә ул үсеп куйсын, өйләгә чәчкә атсын, кичкә алмасы пешсен дә авызга төшсен. М.Маликова. Мин кайтканчы ничек матур булып үсеп куйган безнең кияү ---. Г.Галиева Үсеп тору Даими яки әледән-әле үсү; әле, хәзер үсү. Кызыл, зәңгәр, яшел карандашлар белән үсеп торган алмагач күк итеп ясарым. Г.Бәширов. Кайчандыр кабар, гөләп куаклары, карга күзе һәм тайтояклар үсеп торган, ә хәзер сукаланган җир кебек актарылып беткән, үлекләр, җимерек кораллар, шартлатылган, яндырылган танклар белән капланган бу үзәнлек Мурманск – Печенга шоссесының ачкычына әверелде. Г.Әпсәләмов Үсеп чыгу Бик тиз үсү . Халык исән булса, яңа калалар да үсеп чыгарлар. А.Гадел Үсеп яту сөйл. к. үсеп тору. Гаилә ишле: җизнәсе белән Әминә апасының өч баласы тәгәрәп үсеп ята. Р.Низами. Герман илендә баласы үсеп ята, нәсел ядкәре. Ф.Яхин |