ҮСТЕРҮ ф. 1) Үсемлекләрне, хайваннарны карап, махсус рәвештә шартлар тудырып үрчетү . Сылукайның үзе тәрбияләп үстергән юртак биясен, Ак юрганы корбан чалырга? А.Гадел. Тугызынчы дистәне ваклый башласа да, Шәмсенур карчык шактый нык иде әле: хуҗалыктагы бөтен нәрсәгә җитешә, су сибә-сибә бакча җиләге үстерә, кош-кортын тәрбияли, ә дигәнче оекбаш-бияләен бәйләп ташлый. А.Әхмәтгалиева 2) Баланы тәрбияләп өлгергәнлек яшенә җитүен тәэмин итү. Җиде бала үстереп бирдем туган илгә. А.Хәмзин. [Усман карт] Карчыгы Рәкыя белән алты бала – бер ул, биш кыз тәрбияләп үстерделәр. А.Хәйретдинова 3) Үсәргә мөмкинлек бирү, кисмичә, кыркымыйча тору. Ул, башкалар кебек, мыек үстермәде үстерүен, әмма ирен почмакларында ихтыяр көченең билгесе булган тирән сызыклар барлыкка килде. Г.Әпсәләмов. Кыланышың әштер-өштер, Егет дигән даның корсын. Акыл булмагач, чәч үстер, Җык җилкәңә төшеп торсын. Г.Афзал 4) Талант, иҗат һ.б.ш. үсешенә булышу, камилләштерү, осталыкны арттыру. Талантыңны үстерәсеңме, үтерәсеңме – анысы үзеңнән тора. Г.Кутуй. Карл Брюллов рәссамнар башкаласы Римга укырга, профессиональ осталыгын үстерергә килә. А.Хәсәнов 5) Әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә эчтәлек, фикер һ.б.ны эзлекле рәвештә дәвам итү, тирәнәйтү, катлауландыру, киңәйтү. Пьесадагы төп фикер тагын да зуррак, автор тагын да тирәнрәк казый, фикерен үстереп, ул логик нәтиҗәгә килә. А.Әхмәдуллин 6) күч. Арттыру, күтәрү (бәя тур.) . Җитештерүчеләр, үз чыгымнарын каплау өчен, товар һәм продукция бәясен үстерә. Кызыл таң 7) күч. Рухландыру, күңелне күтәрү. Нияз тагын яныма килә, күңелен үстерерлек өметле сүзләр көтеп, күзләрен миңа бага. В.Нуриев. Мондый хис җәһәннәмдә дә кешенең күзләрен нурландыра, җанын канатландыра, рухи көчен үстерә, акылын чарлый. Г.Әпсәләмов 8) күч. Нәрсәне дә булса югары дәрәҗәгә күтәрү, үсешен тәэмин итү . Тамашачының зәвыгын үстерә алмаса, театрның киләчәге юк. А.Тимергалин. Димәк, авылны зурайтырга, үстерергә кирәк. З.Мурсиев 9) күч. Карьера баскычы, хезмәт урыны һ.б.ш.да югарырак күтәрә бару. Бүтән чакта сәләтле яшь кадрларны үстерергә, зур эшләр башкарырдай кадрлар тәрбияләргә кирәк дип фәлсәфә сатарга бик яраталар. В.Нуруллин . – Менә син, Галимәрдән, бик тырыш кеше. Сүз тыңлаучан. Кыскасы, сине үстерергә вакыт, – диде нәчәлник, елмаеп. Д.Гыйсметдин Үстерә бару Торган саен үстерү. Инде сине дәрәҗәңдә дә үстерә барырлар! Ф.Яхин. Массакүләм күренешләр вакытында да язучы геройларның индивидуаль сыйфатларын чуалтмый, хикәяләү дәвамында ул сыйфатларны үстерә бара. Ф.Хатипов Үстерә башлау Үстерергә тотыну. Әгәр ун көндә асфальт җәймәсәгез, урамда чөгендер, кәбестә үстерә башлыйбыз. А.Гадел Үстерә бирү Бернигә карамый үстерү. Сакалга инде ул кадәр бәйләнеп тә булмый, теләгән кеше үстерә бирсен. С.Рәфыйков Үстерә килү Күптәннән, әлегә кадәр үстерү. Үзләре иркәләп үстереп килгән вә киләчәктә бик зур өмитләр көткән бу «малкай»лары югалса яки урланып читкә җибәрелсә, анлар өчен мең мәртәбә җиңел булачак иде ---. Г.Ибраһимов Үстерә тору Даими үстерү; бер-бер артлы үстерү. Халкыбыз үзе кебек булдыклы, талантлы улларын тудыра, үстерә тора. С.Рәфыйков. Шәһәрнекеләр аңа яз көне үк инкубатордан чебешләр алып кайталар, ә Галимә түти аларны үстерә тора, суйдырып биреп җибәрә тора. Ә.Хәсәнов Үстерә төшү Бераз үстерү; тагын да үстерү. Киләсе ел өмете белән бәхетле бул, эшкуарлыкны ары табан үстерә төш. Ә.Баян. Чернышевскийның нәфасәт өлкәсендәге карашлары бу фәнни тармакны киләчәктә тагын да үстерә төшү өчен зарури кертем булган дип карарга кирәк. К.Гыйззәтов Үстереп бару Гел үстерү . Андый сыйфатларны үзендә булдырган хәлдә дә, аларны гомер буе саклап, һаман үстереп бара алу ай-һай җиңел түгелдер!.. Р.Фәйзуллин Үстереп бетерү Барысын да үстерү; күп итеп үстерү . Тик менә бу сугыш комачау итте аларны үстереп бетерергә. З.Зәйнуллин. Нәрсә генә үстереп бетермиләр алар. Безнең гәҗит Үстереп җибәрү Үсүгә мөмкинлек тудыру, этәргеч бирү. Кайчандыр япь-яшь шәкерт булып, ун ел дәвамында остазыннан аерылмыйча йөри-йөри хәзер инде чем кара сакал-мыек үстереп җибәргән тугры мөдире Ирмәшне дә, әлбәттә, үзе белән алды. В.Имамов. Ай-яй, Галимулла, бигрәк үзеңә килешеп торган сакал үстереп җибәргәнсең. Б.Ислам Үстереп җиткерү Кирәк, тиешле кадәр үстерү. Ул менә шул юл берлә угылыны тәрбия кылып үстереп җиткерде. Г.Исхакый. Колхозчының йортында күп дигәндә ун-унбиш баш чебеше була һәм аларны бала-чагасы, карчык-корчыгы туктаусыз ашатып-эчертеп, кош-корт күзеннән саклап тора, ләкин шулай да әлеге ун-унбиш чебешнең барысын да исән-сау килеш үстереп җиткерә алучылар бик сирәк ич... В.Нуруллин Үстереп йөрү Әле, хәзер үстерү. Әхмәт, сиңа әйтәм, анаңның ничек эче пошмый ул кадәр чәчеңне үстереп йөрүеңә? Г.Камал Үстереп тору Даими яки әледән-әле үстерү; әле, хәзер үстерү. Әле дә Ходай урманнарын ел да яшәртеп, үстереп тора. Г.Хөсәенов . Халыкка шул гына кирәк, аны кул чабып үстереп тордылар, ә ул усалланганнан-усалланды. Ф.Садриев Үстереп яту сөйл. к. үстереп тору. Малайларны әниләре ялгыз башы үстереп ята, әтиләре вафат. Г.Гомәр. [Кәримҗан:] Тырышып-тырмашып ул үстереп ятам бит, Әнисә ханым! А.Гыйләҗев |