ҮСМЕРЛЕК и. 1) Үсмерчак, кешенең үсмер булган вакыты. Үсмерлектән егет чорына кереп җитмәгән, туп кебек тыгыз, беләкләре, күкрәкләрендәге сум итләре түгәрәкләнеп, бүселеп торган егеткәй әле исеменең мәгънәсен үзе дә аңлап җиткерми. А.Хәлим . Үсмерлектә үзеңне гел яшь дип санап йөрисең бит ул, бер-ике яшькә генә өлкәннәр дә тормышның икенче офыгында торадыр кебек. Р.Рахман

2) Үсмерләргә хас сыйфатлар, үсмер билгеләре. «Шунда!» – дип җавапланды үсмерлеге чыраеннан чыгып бетмәгән тракторчы. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә