ҮСМЕР и. 1. 12 –17 яшьләрдәге бала; яшүсмер. Ике үсмер, чыклы үләннәрне яра-яра, һауһаулап, ат көтүе куып кайталар. А.Гыйләҗев. Аңа татар мәдрәсәләрендә башлангыч белем алган, унбиш яшьтән дә яшь булмаган үсмерләр кабул ителгән. Л.Хәмидуллин 2. с. мәгъ. Үсеп килгән, физиологик җитлегү чорындагы. Ә бит балачак, үсмер чор, яшьлек еллары, гадәттә, кеше хәтеренә матур бизәкләре, мизгелләре белән уелып кала. Д.Гыйсметдин . --- урман эшенә ярамаган халык: хатын-кызлар, үсмер яшьләр, олы кешеләр – барысы да хәлләреннән килгәнчә кырларда, фермаларда эшли. З.Мурсиев |