ҮСКӘН с. 1. Зур булган, җитлеккән; балигъ булган . Син бит инде хәзер үскән егет, ундүрт яшең тулып килә, кул арасына керә башладың... Н.Гамбәр 2. үскәнем и. мәгъ. ирк. Үзеннән кече кешегә (балаларга, яшьләргә) иркәләп, яратып эндәшү сүзе. Бергә яши башлагач ук, «үскәнем, акыллым» дип кенә торды аңа [кыз]. В.Нуруллин . Тәм-том пешергән саен, сине искә алабыз, үскәнем. Р.Кәрами |