ҮСЕШ и. 1) Организмның яки аерым органнарның үсү процессы. Дөрес, Дарвинның беренче үсеш баскычы булып торучы маймылдан ул беразга өстенрәк була алды. К.Җәмит . Яшь, җитлекмәгән организм үсеш процессында гына әле, тәмәке тарту аның өчен аеруча куркыныч. Сабантуй 2) Сан ягыннан арту, күбәю. Шәһәрләр үсеше 3) Ныгу, арту күренеше. Алар озак вакытка салынган инвестицияләрнең эшкуарлык активлыгының үсеш алуы нәтиҗәсендә капланачагына исәп тоталар. Тәтеш таңнары 4) Сыйфат ягыннан алга китеш; күтәрелеш, яңарыш. Колхозларның алга таба үсешендә алар киртә түгел, киресенчә, файдалы булулары хакында яза да, сөйли дә башладылар. В.Нуруллин. Бүгенге җәмгыятьнең үсешенә, андагы төрле-төрле һәм эреле-ваклы үзгәрешләргә, табигать кануннарыннан тыш, тагын башка көчләр дә тәэсир итә, зур йогынты ясый түгелме соң?.. З.Хөснияр 5) Ниндидер бер юнәлештә кешенең камилләшүе, осталыгы арту, уңай сыйфатлары барлыкка килү күренеше . Без Галиянең үсешен күрмибез. М.Җәлил. С.Рәмиев иҗатының үсеш чоры 1906–1910 елларга туры килә. М.Хәсәнов. Бу бик күңелсез, иҗади үсеш өчен бернәрсә дә бирми торган эш канәгатьләндерми иде кызны. М.Кәбиров ◊ Үсеш алу Киңәеп үсү, нык үсү. Аларда, һәртөрле ирекләр булу сәбәпле, мәдәният искиткеч югары үсеш ала. Г.Ибраһимов. Комсомоллар катнашында студентлар төзелеш отрядлары, «Кар десанты», җәмәгать иминлеген саклау буенча комсомол дружиналары, яшьләрнең төрле формалардагы иҗат һәм фәнни активлыгы үсеш алды. Шәһри Казан |