ҮСЕНҮ ф. 1) Рухланып китү, күңел күтәрелү. Мин аларның уйнап сөйләгәннәрен бик яхшы аңлыйм, тиле күңел нишләргә белми: үсенә, җилкенә. Н.Фәттах

2) Масаю, эреләнү, һавалану. Шулай үсенеп кенә йөргәндә, без сабактан көчкә кайтып егылдык. Ш.Маннур. – Исламны әле белмисең син, Глеб Семёныч! – диде Ислам, үсенеп. – Миннән башка ышанычлы кешең дә юк синең монда. Н.Фәттах

Үсенә бирү Бернигә карамый үсенү. Әйдә, үсенә бирсеннәр, балакайлар. Ф.Хуҗин

Үсенә төшү Бераз үсенү

Үсенеп китү Көтмәгәндә үсенү; соңгы вакытта үсенү. Соңгы вакытта бу кызыкай артыграк үсенеп киткән иде шул. М.Маликова. Бала бала инде – Бакый үзе дә үсенеп китте хәтта, бераз гына көйләтә, назландыра башлады. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә