ҮСЕНТЕ и. 1) Әле генә шытып чыккан вак үлән яки агач үсемлек. Тимердәй каты кәүсәле бу мәһабәт агач тирәсендәге кардан арчылган җирдә инде беренче яшел үсентеләр тибеп чыккан. А.Вергазов 2) Үсемлекнең сабактан, тамырдан яки орлыктан чыккан яшь яралгысы. Әлеге аланнан әз генә өстәрәк, чыршы, нарат үсентеләре утырту өченме, урманчылар трактор белән сызган киң генә ызан бар. А.Хәсәнов. Куе урман үләне арасыннан сукмаксыз җирдән, кычытканнарны, кура җиләге үсентеләрен аралап, бер-бер артлы алар озак бардылар. Д.Каюмова 3) махс. Берәр органның тармакланып киткән өлеше . Гадәттә, тешсыман үсенте олыларда һәм балаларда төптән яки атлантның алгы җәясе яки аркылы бәйләвеч басымыннан сынарга мөмкин. Фән һәм тел |