ҮСЕНДЕРҮ ф. 1) Иркәләп, мактап, кешенең күңелен күтәреп җибәрү. Алар [сүзләр] җилкетә, алга әйди, үсендерә, шушы сүзләрдән соң яшәүнең мәгънәсен чамалаган сыман булды, күңел түреннән, җанны ымсындырып, ниндидер яктылык өермәсе үтте. Ф.Сафин. Гали паша әүвәл Бәхрәйнне, бераздан Кызыл диңгездәге барча порт-каланы португаллардан азат итеп, күңелләрне үсендерде. В.Имамов

2) Мактанырга, масаерга мөмкинлек бирү, юл кую; азындыру . Башыңа да менеп биер әле, Бик үсендер әле, үсендер... Ә.Рәшитов. Үзем боздым сине, үзем үсендердем... В.Имамов

Үсендерә башлау Үсендерергә тотыну

Үсендерә килү к. үсендереп килү

Үсендерә төшү Тагын да яки бераз үсендерү. – И-их, үгез дус, килде-китте аттан шәбрәк икәнсең ләса! – дип, Манчаровский үгезне тагын да үсендерә төште. Ә.Баян

Үсендереп алу Берникадәр үсендерү. Сүзләремне дә яраттылар бугай, һәрхәлдә, бергә барган каләмдәшләрем: «Чыгышың әйбәт булды, молодец!» – дип, үземне үсендереп алдылар. Р.Миңнуллин. Ара-тирә җиңүләрегез турында искә төшереп, үзегезне үсендереп алыгыз. Сөембикә

Үсендереп бетерү Бик нык үсендерү. Без артистларны мактый-мактый үсендереп бетердек, ахрысы. Мәдәни җомга

Үсендереп җибәрү Көтмәгәндә яки бераз үсендерү. Әле колхоз рәисе: – Харис малае икәнлегеңне күрсәт әле, энем, сәгать кебек келтерәп кенә йөри торган ит үзен, – дип үсендереп тә җибәрде. Г.Бәйрәмова. Әлеге уйлары Әкбәровны үсендереп җибәрде. З.Хөснияр

Үсендереп йөрү к. үсендереп тору. [Иман дигән әйбер] Җан-рухны дәртләндереп, үсендереп йөри, яшәүгә, киләчәккә өмет бирә. Г.Гыйльманов

Үсендереп килү Күптәннән бирле үсендерү. «Синең сулышың киң, гәүдәң бар, рәхәтләнеп опера сәхнәсендә чыгыш ясый аласың», – дип үсендереп килде. Ватаным Татарстан

Үсендереп кую Бер мәртәбә үсендерү. Кайчан аны юктан гына да мактап алдың, үсендереп куйдың? Г.Гыйльманов. Китап тотып шәм тирәсендә озаграк утырган чакларымда әбием: – Шәкертҗан агаң кебек укымышлы булырсың, ахрысы, – дип үсендереп куяр иде. Л.Хәмидуллин

Үсендереп тору Даими үсендерү; әле, хәзер үсендерү. Әле ярый Балдак Даладагы бүтән үсеш аның күңелен дәртләндереп, үсендереп торды. В.Имамов. Алайса кем эшләсен бу эшләрне? – Хәзер син әтиең урынына калдың, – дип үсендереп тора әнисе. Р.Газиз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә