ҮСЕМЛЕК и. Гадәттә, туфрактагы һәм һавадагы органик булмаган матдәләр белән туклана һәм кислород бүлеп чыгара торган, тамыры белән җиргә береккән организм . Дөньяда ул белмәгән үсемлек бик аз булыр, имеш. Г.Кутуй. Берәр юк кына үсемлек яки үләнне өзәргә үрелгәндә, бу үләннең Җир йөзендә соңгы бөртеген, бердәнбер экземплярын өзмим микән, дип сискәнеп куярсың. А.Хәсәнов |