ҮСЕМ и. 1) Берәр нәрсәнең саны, микъдары үсү күренеше; үсү дәрәҗәсе. Әгәр хаҗи бер сыерны илле сумга сатып, елына алты сумнан үсем алу исәбенә банкка салып куйган булса, шул акча банкта илле ел ятса, беләсезме, ул илле сум күпмегә үскән булыр иде? С.Шәрипов 2) иск. Суүсем. Июльдә елга өсте яшькелт зәңгәр үсемнәр белән каплана һәм балык тончыга. Г.Паушкин |