ҮРЧҮ ф. 1) Нәселе арту, күп санда туу, ишәю. Аллалар исән һәм көчле булганга, Җир йөзендә тереклек дәвам итә: агачлар, ашлыклар үсә, хайваннар үрчи, кешеләр үрчи. Н.Фәттах. Җәй урталарына ул күлләрдә маймыч балыклар үрчеп чыга. Л.Хәмидуллин // Бер урында күп булып үсү; үсә-үсә таралу, зуррак урынны биләү. Бакчаңда бетерсәң, аланнарда үсә, буш урын таба да тыгызланып үрчи, яңа орлыклар очыра! Тузганак. Ш.Галиев. Тигәнәкләр үрчи, чишмәләрне баса кыргый таллар. И.Биектаулы 2) күч. Берәр нәрсә арту, ишәю . Иртә торганның эше үрчи, төн йокламаганның юлы үрчи. Мәкаль. Акча дигәч Асафның да күз кызды, чормадагы «копилка»лары да үрчеми, тик ятып акча артмый ---. А.Гыйләҗев Үрчеп алу Берара үрчү . Әмма безнекеләр: «Еланга ояларга ирек бирсәң, үрчеп алгач, муеныңа урала», – дип ашыкты. С.Поварисов. Бервакыт үрчеп алган карп балыкларына да халык тиз җитеште – берсен дә калдырмадылар. Көмеш кыңгырау Үрчеп бару Торган саен күбрәк үрчү. Тормышлары җитеш, мал-туарлары үрчеп бара. Ф.Әмәк Үрчеп китү Кинәт яки тиз темплар белән үрчү. Озаклап дога укыдылар, яңа урынның бәрәкәтле, котлы булып, төяк итүчеләрнең монда исәнлектә-саулыкта яшәп, ишәеп, үрчеп китүләрен теләделәр. З.Мурсиев. Көнбатыш якларда халыклар нигәдер үрчеп китә алмагангадырмы, анда көнчыгыштан күчеп килгән кавемнәргә дә урын җитәрлек була икән. И.Хуҗин Үрчеп кую Көтмәгәндә, тиз арада үрчү. Тик менә ул түрәләр кай арада кире үрчеп куя ---. Безнең гәҗит Үрчеп тору Даими үрчү; әле, хәзер үрчү. Әледән-әле үрчеп торган байбак колонияләре – Азнакай төбәгенең, шушы тарафларда әүвәл-әүвәлтеннән гомер итеп, мул уңыш үстереп, күп итеп аяклы мал асрап яшәп яткан тырыш халыкның киерелеп бер мактана алырлык горурлыгы! А.Хәсәнов. Бүген күпме чегән хатыннары Күрәзәлек итә, алдалый. Йолдызнамәчеләр үрчеп тора. Ник ышана халык? Аңламыйм. И.Гыйләҗев Үрчеп яту сөйл. к. үрчеп тору . Мин инде сине күреп, балаларыгызга шатланып, нәселем бетмәгән, үрчеп ята икән, дип куанып, үземнең туган җиремнең кара туфрагы булу исәбе белән, сезне үлепләр сагынып кайттым. З.Зәйнуллин. Сез анда үрчеп ятканда, мин эш дип яндым. Д.Булатова Үрчи бару Эзлекле рәвештә үрчү. Урам көчекләре сыман көннән-көн үрчи барган сукбайлыкның тамырлары, – әлбәттә, беренче чиратта гаиләдә. Д.Гыйсметдин. Ике-өч баштан башланган эш җәелә барды, үрчи барды мал-туар, бүген үзләренең ялан зурлык фермалары бар. К.Кара Үрчи башлау Үрчергә тотыну . Әнә кытайлар чыпчыкны кырып бетерделәр дә, басуларда корткыч бөҗәк үрчи башлагач, хәзер чыпчыкны чит илләрдән алтынга сатып алалар. М.Галиев. Аннары инде кызның көндәлегендә яңарак кына зур шатлык булган дүртлеләр урынына бишлеләр үрчи башлады. З.Мурсиев Үрчи бирү Бернигә карамый үрчү. Гөрләп кенә яшиселәре, үрчи бирәселәре иде дә бит, бар илне тетрәтеп, Ватан сугышы кабынып китмәсә... М.Рәфыйков. Байбаклар безнең төбәкләрдә рәхәтләнеп үрчи бирәләр. Ватаным Татарстан Үрчи тору Әлегә үрчү; һаман-һаман үрчү. – Анагыз хак әйтә: без кискән саен үсә торабыз, кискән саен үрчи торабыз! – диде Тал-Ата, күкрәген киереп. А.Хәлим. Буең озын, уең кыска, Алдашасың хәйран оста. Бар булмышың белән лаек Бу илдә син һәрбер постка. Шуңа да син бик көрсенмә, Утыра бир көрсиеңдә. – Дөрес булыр ялганың да, Үрчи торыр яраның да. Г.Морат |