ҮРЧЕТҮ ф. 1) Хайваннарны, үсемлекләрне үстерү, нәселен арттыру. Шуннан бирле тал балалары Тәхаветдиннәр «Үрнәк» дигән авылда бердәм һәм дус булып яшиләр, балалар үстерәләр, мал-туар үрчетәләр, ди. А.Хәлим . Ш.Сафиуллин шушы күргәзмәдән яңа сортлы өч карлыган ботагы алып кайта, аларны үрчетеп, үзебездәге сортлар белән ялгап, тагын да югарырак уңыш бирә торган сортлар булдыру өстендә эшли. Г.Мөхәммәтшин

2) күч. Нәрсәнедер арттыру, күбәйтү; ишәйтү. --- әгәр берәү гыйлемне үстермәк теләсә, кайгы-хәсрәтне дә үрчетер – бу сүзләр Соломон патшаныкы. А.Тимергалин. Шул акчаны үрчетеп, мин ныклы, бай тормыш корырга тиеш. Г.Гыйльманов // Нөсхәләрен арттыру. Кәгазь үрчетү

Үрчетә башлау Үрчетергә тотыну. Бервакыт безнең хуҗалыкка да тавык һәм үрдәк үрчетә башларга кушылды ---. В.Нуруллин . Борынгы чорларда ук мордвалар дуңгыз үрчетә башлыйлар, Казан ханлыгы чорында бу тармак тагын да ныграк үсә ---. Б.Хәмидуллин

Үрчетә килү к. үрчетеп килү. --- моңарчы аны республиканың татар авылларында да рәхәтләнеп үрчетә килделәр. Шәһри Казан

Үрчетеп алу Билгеле бер вакыт аралыгында гына үрчетү; тиз арада үрчетү. Югыйсә минем үрчетеп аласы кәгазьләр бар иде. М.Маликова

Үрчетеп җибәрү Үрчетүгә керешү. Кош-корт, каз-үрдәк асрасалар да, нишләптер олы мал үрчетеп җибәрәсе итмәделәр. Г.Бәйрәмова

Үрчетеп килү Электән үрчетү; системалы рәвештә үрчетү

Үрчетеп кую Алдан ук үрчетү . Исәбем куышта төн кунып, таң атар- атмаста үз кишәрлегемне тегеләр узып китәлмәслек итеп алга үрчетеп кую иде. Р.Мулланурова

Үрчетеп тору Даими үрчетү. Шуңа да карамастан мин аларны тәрбияләп, үземчә сынаулар үткәреп, үрчетеп торам. Ватаным Татарстан. Аны туплый бел, кадерен бел, әрәм-шәрәм итмә, үрчетеп тор, мирас итеп калдырырлык булсын. Шәһри Чаллы

Үрчетеп яту сөйл. к. үрчетеп тору. Иң әйбәт җирдә кычыткан үрчетеп ята, адәм актыгы! А.Гыйләҗев. Ярамый безгә бөтен ишегалдын биләп, мал үрчетеп ятарга, дип, әти еш кына сукранып та ала. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә