ҮРЧЕТКЕЧ и. 1. 1) Үсентеләр үстерә торган урын; питомник. Дәүләт үрчеткечләреннән алынган үсентеләр күпкә ышанычлырак. Яңарыш 2) күч. Нәрсәне дә булса арттыру, тарату чыганагы. Кыйммәтле үрчеткечләрдән бик яхшы файдалану өчен, хайваннарны ясалма орлыкландыру кулланыла. Биология 2. с. мәгъ. Үрчем калдырырга билгеләнгән; үрчергә ярдәм итә торган. Умай – төрки мифларда үрчеткеч рух алиһәсе. Казан утлары |