ҮРЧЕМЛЕ с. 1. 1) Тиз үрчи торган; үрчеме күп булган. Өченче ел Рәйсә, үрчемле нәсел дип, Кормашбаштан ана каз алып кайткан иде. Р.Батулла 2) күч. Уңышлы, әйбәт нәтиҗә китерә торган. Шул ук еллар – аның каләм тибрәтүенең дә иң үрчемле вакыты. Ф.Галимуллин // Җиңел башкарыла торган, тиз бара торган; күп эшләнә торган. Аның байтак елларга сузылган үрчемле хезмәте татар совет музыкасының үсешендә тулы гына бер дәвер булып санала ала. М.Җәлил 2. рәв. мәгъ. Тиз, күп итеп, интенсив рәвештә. Чыннан да, төзелеш бик үрчемле бара ---. М.Маликова |