ҮРЧЕМ и. 1) Үсемлек, хайваннар үрчүеннән барлыкка килгән артым, яшь буын . Ә бит бу гөлләр бакчада үсмиләр, чәчәк атмый, үрчем бирмиләр дип, ничек шиккә салганнар иде. А.Хәсәнов . Үзе дә шул, минекеләр басмый, чебеш чыгарып биргәч, ярты үрчеме белән алып килермен, дип апкайтты да чуаркайны... Т.Гарипова. Бияләр колынлый, сыерлар бозаулый, сарыклар бәрәнли торган, ягъни мал-туарның үрчем вакыты. Ф.Сафин

2) күч. сөйл. Күзгә күренерлек артым, алга китеш. Эш үрчеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә