ҮРҮ II ф. Үрентеләр чыгару, шыту, борнау. Күңелләргә шомлы хәбәр салып, Икмәк үреп ята кырларда. М.Шабаев. Ай буена өзлексез яуган яңгыр аларның төпләренәчә үткән – көлтәнең өсте үрә, төбе чери. Г.Гыйльманов

Үрә башлау Үрергә тотыну. Корылык аркасында һәлак булган игеннәрдән тыш, көзге культуралар да юкка чыга – яңгырларга чаклы урдырылган игеннәр үрә башлаган. Яңа Чишмә хәбәрләре

Үрә төшү Бераз үрү. Суган да үрә төшкән инде

Үреп бетү Бик нык үрү. Базда бары орлыкка дип кадерләп саклаган, үреп беткән өч-дүрт бидерә чамасы бәрәңге калды да өй эчендә һич туя белми торган олы-кече өч-дүрт тамак калды. Н.Фәттах

Үреп килү к. үрә башлау . Уң якта, элекке күпер убылып, тирән чокыр хасил булган, черек бүрәнә калдыклары арасыннан каен, зирек үсентеләре үреп килә. Д.Булатова

Үреп китү к. үрә башлау. Тамырдагы арыш һәм бодай да урыны-урыны белән чәбәләнеп, башакларын жиргә терәп, үреп киттеләр. М.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә