ҮРҮ I ф. 1) Бау, киндерә, пеше чыбык кебек әйберләрдән аларны тезеп, аралаштырып, чалыштырып, нәрсә дә булса ясау. – Күрмисезмени, камыш намазлык үрәм, – диде карт ачулы гына. М.Галәү. Арзу чәчен икегә үреп салса, Кәримә дә үзенең тәрәшлесен икегә аерып тарый... А.Гыйләҗев. Ниндидер өмә, имеш. Читән үрәләр. А.Хәлим. Үрмәкүч пәрәвәзне бөҗәк аулар, оя ясар өчен үрә. Маяк

2) к. ишү. Телим икән – Суларыңа ялкын өрәм, Ялгышлардан-язмышлардан Аркан үрәм. М.Шабаев. Нәселем минем өзелерлек түгел, Мең яшәгән ныклы тамырдан, Чулман буйларында иген иккән, Суга юкә салган, бау үргән. И.Юзеев

3) күч. Аерым өлешләрне бер-берсенә бәйләп, бербөтен хасил итү. Эльмираның үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар: ул балалар дөньясын искиткеч органик-табигый рәвештә зурлар тормышы белән бергә үреп бирә белә. Б.Рәхимова . Фәлсәфәгә, сурәтләү чараларына, гомумиләштерүләргә бай булуы, яңа һәм традицион шигырь формасын уңышлы үрә белүе аны бу өлкәдә чын шагыйрь буларак таныта. Л.Минһаҗева

Үрә бару Бер-бер артлы үрү . Кеше уйларын табигать манзарасы белән үрә бару аның фикер сөрешенә яшәү көче бирә, әсәрне ләззәтләнеп укыр тәм өсти. Кызыл таң

Үрә башлау Үрергә тотыну. Син камышка барып килерсең, ә мин ул арада казыклар кагып, шалаш читәнен үрә башлармын. М.Галәү. Йокысыннан уянуга, Үрмәкүч челтәр үрә башлаган. А.Имамиева

Үрә килү Әлегә кадәр үрү. Шигъриятебездә тормыш үзе үрә килгән буыннар чылбыры исән-иминме соң? И.Вәлиулла

Үрә тору Әлегә үрү; бер-бер артлы һаман үрү. Без икәү үрә торыр идек [чабатаны], Хәтирә апа базарга сатарга йөрер иде. М.Галәү. Үрмәкүч пәрәвезне үрә тора. Т.Галиуллин

Үреп алу Тиз генә үрү. Атасы белән атна-ун көн эчендә читән абзар үреп алдылар, үзләре сыладылар. З.Зәйнуллин

Үреп ату Тиз-тиз, аннан-моннан үрү. Мин һаман үсәм әле. Иртән торуга юынам, Тешләремне чистартам. Чәчләремне тарыймын да Тиз генә үреп атам. Ф.Тарханова. Чабатаны тиз-тиз үреп ата, безгә тезеп кенә барасы. Безнең гәҗит

Үреп бару Рәттән, эзлекле рәвештә үрү. Яңгырап торсын изге азан – Күкрәп яшә, шәһре Казан! Дан-шөһрәтне һәм михнәтне Дәверләргә үреп бардың. Милләт горурлыгы булып, Тарихларга кереп калдың. Ф.Тарханова

Үреп бетерү Тулысынча үрү. Люба йомшак кына итеп чәчнең очына чаклы үреп бетерде. З.Кадыйрова. Әле кичә генә, син чыгып киткәч, матурлыгыңны күреп, бер тәлинкә үрә башлаган идем, үреп бетергәч, үзеңә бүләк итәрмен. А.Мансуров

Үреп җибәрү Җае белән үрү. Урам буйга, читән урынына, текмә ясады, киң тактадан капка эшләтте, килешү буенча, Закирның капка баганасын төбеннән кисеп алып, ике уртага читән үреп җибәрде ---. Г.Ибраһимов. Әмирхан Еники текстка мул итеп яңа парлар үреп җибәрә. Ф.Хатипов

Үреп китү Билгеле бер урыннан үрү . Вакыйгаларны да үзара үреп китү белән мавыкмый. Казан утлары

Үреп кую Алдан үрү. [Үрмәкүч] Иртә таңнан торып, өйнең бер кыегыннан икенче кыегына кадәр пәрәвез үреп куя да һәр көнне офыктан нурларын балкытып килеп чыга торган Кояшны сагалый башлый, ди. Г.Гыйльманов

Үреп тору Әледән-әле яки даими үрү; әле, хәзер үрү. Ашыкмый йөреп тора, Ятьмәсен үреп тора. Чебеннәр күреп тора, Ятьмәгә кереп тора. Үрмәкүч. Н.Әхмәдиев. Әнә берсе, иң алда басканы, толымын бер сүтеп, бер үреп тора. Г.Әпсәләмов

Үреп чыгу Башыннан ахырына кадәр үрү. --- Р.Әхмәтҗанов --- шигырь жанрының теләсә кайсы биләмәләрендә виртуозларча иркен эш итә: шигырьләрнең озынын яки кыскасын булсын, менә дигән итеп коеп куя, поэмаларны да оста үреп чыга, моңлы яки дәртле җыр текстларын да үзенчәлекле итеп яза. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә