ҮРТӘ’Ү I ф. 1) Ут төртеп, тоташ яндыру

2) Үчекләп үртәндерү, яманлап, хурлап һ.б. гасабиландыру, гарьләндерү, берәүдән көлү. Газинурны яратып бетермәгән, Әлфия алдында оятка калдыруын бер генә минутка да исеннән чыгармаган Сәлим үртәп көлүдән тыела алмады. Г.Әпсәләмов. Әле мине гел Хыялый Хыял Хыялович дип үрти идең! Г.Каюмов

Үртәп алу Тиз генә үртәү. Сыртында тик утыру туйдыра башласа, сикереп төшәм дә үгезне тагын үртәп алам. Н.Әхмәдиев . Айбулат та Нәҗибәне үртәп алырга булды. Т.Әйди

Үртәп бетерү Бик нык үртәү, үртәп үзәккә үтү. Күрше егетләренә тикле җанын кытыклап үртәп бетерде. Х.Хәйруллин

Үртәп йөрү Озак вакытлар үртәү. Берсен кочаклап ал да, мин риза, әйдә, кайтабыз, дип әйт – кайтмаячаклар. Кабат берсе дә сине үртәп йөрмәячәк. Р.Газиз. Үземне белгәннән бирле безнең Асаба авылы кешеләрен тирә-яктагылар «Ухарь-купич» дип үртәп йөрделәр. И.Диндаров

Үртәп килү Әлегә кадәр үртәү. Тормышның бер ягы Рәсимәне гел үртәп килде. Г.Әдһәмова

Үртәп кую Бер тапкыр үртәү. «Кайда соң синең баш-аягың» – дип, эченнән генә үртәп куйды Газинур. Г.Әпсәләмов . Гамбәрия, иренен кыйшайтып, мине үртәп куйды: – Нургаличек, имеш! Д.Зөбәерова

Үртәп тору Даими яки әледән-әле үртәү; әле, хәзер үртәү. Яшьлек һаман үртәп тора, матур кызлар күрсәтеп! Ш.Галиев. Утны үртәп тора өлгер заман җиле, Бер кузгалып китсәм, инде кайтмам кире. В.Ильясов

Үрти башлау Үртәргә тотыну. Малайлар күрсә үрти башларлар! А.Гадел . Артист үрти башлагач, Ханзафаров бу язуларын ташлады, әмма хәзер шул дәфтәрен тапмагач, мөгаен, чәлдергәннәрдер, дип коты очты. Г.Әпсәләмов

Үрти бирү Бернигә карамый үртәү. Ә теге күсәк, билләренә таянган хәлдә: – Бар, бар, әниеңә кайтып әйт... – дип үрти бирде. Ф.Яхин

Үрти тору Әлегә үртәү . Үрти торгач, тәки күзен кызыктырганнар икән! Ф.Яхин. Син бар, тегене үрти тор, калганын үзебез эшләрбез. Шәһри Казан

Үрти төшү Тагын да үртәү. – Ай, сөйләп торасың тагын. Үпкән кеше диярсең, – диде Катифә, аны тагы да үрти төшеп. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә