ҮРТӘНҮ ф. к. үртәлү. «Ник мин аны судка бирмәдем икән?» – дип үртәнеп уйлады Арслан. Г.Ахунов. Әти үзенең әле генә күренеп алган йомшаклыгы өчен хәзер үзенә үзе ачулана, хатын-кыз юатыр көнгә калуына үртәнә иде. Г.Бәширов Үртәнә башлау Үртәнергә тотыну. Арчаның хакимият башлыклары да яңгырның кирәк түгел чакта, үч иткәндәй, коярга тотынуына инде үртәнә үк башлаганнар иде ---. Г.Ахунов, М.Гәрәев Үртәнә бирү Бераз үртәнү. Солтан, сүзнең асылына һаман барып җитә алмаганга үртәнә биреп, өзеп сорады: – «Мулла бирәме сезгә атны, юкмы?» Г.Ахунов Үртәнеп бетү Бик нык үртәнү Үртәнеп йөрү Озак вакыт үртәнү Үртәнеп кую Бер тапкыр үртәнү. – Әле бит теге көнне педагогларны сүлпәнлектә гаепләгән булды, – дип, үзалдына үртәнеп тә куйган иде. Г.Ахунов Үртәнеп тору Әле, хәзер үртәнү |