ҮРТӘЛҮ ф. 1) Күңелгә авыр алу, гарьләнү, кимсенү. «Үрдәк» диеп атадылар безне, Әллә күлдә оста чумганга... Бик үртәлә идем: әнкәем дә, Мин үзем дә «үрдәк» булганга... И.Юзеев. Хатын, чарасызлыктан үртәлеп, үксеп елап җибәрде. Г.Әдһәмова

2) сөйл. Ярсу, нәфрәтләнү. --- Җаек шәһәрчегенең тез чүкмәвенә үртәлгән Пугачёв февраль уртасында Бирдәдән тагын Җаекка юнәлә. В.Имамов. Ни өчендер дөньяга үртәлеп яши бу хатын. Г.Гыйльманов

Үртәлә бару Торган саен ныграк үртәлү . Торган саен ныграк үртәлә барган Утамыш та кинәт тынып калды. Н.Фәттах

Үртәлә башлау Үртәлү билгеләре сизелү. Башлык бәндәнең канәгатьсезлектән үртәлә башлавы инде йөзенә бәреп чыкты. В.Имамов. Хәлимнең үртәлә башлавын күреп, Митри карт шундук йомшады. Г.Гыйльманов

Үртәлә бирү Азрак үртәлү . – Әлбәттә, шау-шу тудырыр өчен, – диде Хәлил, энесенең башсызлыгына үртәлә биреп. М.Кәбиров

Үртәлә төшү Бераз үртәлү. – Син әллә чынлап та сәеррәксең, абзый, әллә башыңны диванага саласың, – диде шеф, үртәлә төшеп. Д.Булатова

Үртәлеп алу Берара үртәлү. Сөенәсе чакта дуслар уңышларга, Көнләшеп тә куя кайчакны, Усаллана, Бер үртәлеп ала... Ф.Яхин

Үртәлеп бетү Бик нык үртәлү. Кәримә үртәлеп бетә. Ярыймы инде кешенең күңеле ачылган минутта өстенә килеп басарга? Ф.Яхин

Үртәлеп йөрү Озак вакытлар үртәлү . Мондый хәлгә Гөлназ балачактан ук үртәлеп йөри. И.Нәбиуллина

Үртәлеп кую Кыска вакытка үртәлү. Кайчакта үртәлеп тә куям: – Бала-чага кебек, бишле чалгы тоттырып... – дип киреләнәм. Г.Әдһәмова. Ул ялгышкач борчылам, үзем ялгышкандай үртәлеп куям. И.Нәбиуллина

Үртәлеп тору Әле, хәзер үртәлү. Кунаклар гына түгел, моңарчы Турай чәчәнгә күрәләтә ачуы килеп, үртәлеп торган яшь чәчән дә сагая калды. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә