ҮРСӘЛӘНҮ ф. 1) Хәсрәттән нишләргә дә белмәгәнгә борчылу, пошыну. Ярар, җәмәгать, тынычланыгыз, ул кадәр борчылыр урын юк әле! Син дә алай бик үрсәләнмә, Маһисәрвәр апа! В.Нуруллин. Фәритенең тирә-якта булган гаделсезлекне, башбаштаклыкны, талаучыларны күреп җаны әрнеде, үз-үзенә урын таба алмый үрсәләнде. К.Кара 2) Шатлыктан сикергәләү, боргалану. – Кил монда, кил, пес-пес-пес! – Мәче, үрсәләнеп, битемне яларга кереште. З.Мәхмүди Үрсәләнә башлау Үрсәләнергә тотыну. Һәм мин эзлим караңгылык чыганагын. Нигә эзлим? Ниемә ул кирәк? Һәм кайдадыр үземдә чыга янгын һәм сулкылдап үрсәләнә башлый йөрәк. Р.Харис. Яшьлек җырларын артык хискә бирелеп тыңларга куркам – тынычлыгым кача, күңелем читлектәге кош сыман үрсәләнә башлый. М.Яһудин Үрсәләнә бару Торган саен күбрәк үрсәләнү. Ишек уемына якынлашкан саен үрсәләнә бара йөрәк. М.Әмирханов Үрсәләнә бирү Бернигә карамый үрсәләнү Үрсәләнеп алу Бераз гына үрсәләнү. – Оланымны быел күрә алмыйм икән инде болай булгач! – дип, әни үрсәләнеп алды. Х.Сарьян Үрсәләнеп йөрү Озак вакытлар үрсәләнү . Бала өчен үрсәләнеп йөрү. Керә алырмы икән? Ю.Әминов Үрсәләнеп кую Бераз үрсәләнү Шулай да аның җаны вакыт-вакыт үрсәләнеп куя, һәм алай үрсәләнгән минутларда малай әледән-әле тәрәзәгә күз салып ала иде. Ф.Хөсни |