ҮРНӘК и. 1. 1) Берәр нәрсәне карап, чагыштырып эшләр өчен өлге. Галимнәр әйтүенчә, мода бу дәвердә Казаннан килә: Себер татарлары Идел-Урал татарларыннан хатын-кыз күлмәкләре үрнәкләрен, читекләр, күн туфлиләр, калфаклар, ирләрнең кайбер төр баш киемнәре үрнәкләрен кабул итеп алалар. Д.Исхаков. Әйе, әйе, нәкъ менә Шакирҗан Таһиров рус генетик алфавитын каллиграфик яктан эшкәртә, һәм бу безнең гасыр башында ук иң уңышлы язу үрнәге булып исәпләнә. М.Глухов 2) Чигү, туку өчен бизәкләрнең рәсеме, өлге, күчергеч. [Бибинур:] Әсма абыстай, карап туйыйк инде [казан сөлгесен]. Бигрәк матур икән. Үрнәкләрен өйрәнеп калыйк дибез. К.Тинчурин 3) Җөмләдә сүз барган нәрсәгә китерелгән мисал. Аның бу китабында мул очраган гыйбрәтле сүзләрдән берничә үрнәк китерик. А.Тимергалин. Сурәтле сәнгатьнең сатира һәм юмор характерындагы үрнәкләре «Чаян» журналында басыла килде. К.Гыйззәтов 4) Үз ишендәге әйберләрне күзалларга мөмкинлек бирә торган бер әйбер . 1976 елның 19 августында совет ракетасы «Луна-24» Айдагы Кризислар диңгезе дигән урыннан грунт үрнәкләре алып өйгә – Җиргә таба юл тотты. А.Тимергалин. Музейларда ул үрнәкләр, Аллага шөкер, җитәрлек әле. Б.Рәхимова . Ул даруны кичекмәстән аңардан үрнәк өчен бер-икене алырга кирәк. З.Хәким 5) Берәр нәрсәнең схемасы, тәртибе. Мин эшемнең һәр үрнәген язып тордым аңарга. М.Җәлил 6) Берәр нәрсәнең типик чагылышы булган нәрсә яки зат. Тормышта, хезмәттә башкаларга үрнәк булырга кирәк иде. М.Хәсәнов. Авылда бу гаиләне яраттылар, үз иттеләр, үрнәк итеп күрсәттеләр. Сабырлык, сөю үрнәге итеп куйдылар. А.Нәҗми 7) Башкалар тиңләшерлек яисә гыйбрәт алырлык зат, әйбер, күрсәткеч . Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман, Күп арасында кояш күк ялтырарсың берзаман! Г.Тукай. Әлеге шул акыллы булуы, сабырлыгы, иң кыен чакларда да, югалып-каушап калмыйча, дөрес, гадел карар кабул итә алуы белән ул безнең барыбыз өчен дә үрнәк иде. В.Нуруллин 2. с. мәгъ. Үрнәк ( 6 мәгъ.) булырлык; үрнәк булып торган. – Шәһәрдә даны таралган үрнәк тулай торак нинди була икән ул дип кенә кергән идем, – диде Тараканов. А.Хәлим |