ҮРМӘЛӘ’Ү ф. 1) Җир, кәүсә һ.б.ш. яссылык өстендә умырткалыкның ян борылышлары һәм кабыргаларның түбәнге очлары ярдәмендә боргаланып хәрәкәт итү. Үткәргәч караңгы төнне, шул билгеләнгән беркөнне ерткычлар койрык алырга карт имән янына барырга юлга чыкканнар, кайсы үрмәләгән, кайсы йөгергән, кайсы чапкан. А.Алиш // Очлыклары күп булган кайбер вак хайваннар, бөҗәкләр тиз-тиз хәрәкәт итү. Инде көнозын кояш астында яткан «курчагы» өстенә кырмыскалар үрмәләгән, чебен-черки, башка бөҗәкләр кунган. А.Хәсәнов 2) Дүрт аяклы хайваннар шикелле хәрәкәтләнү, мүкәләү . [Рәхмәт] Мәчедәй үрмәләп, сумка янына бара. А.Гыйләҗев. Җиләкле җирләргә чыктым, япмадай кызыл җиләк. Утырып, чүгеп, үрмәләп, Тутырып җыйдым бер чиләк. Г.Ибушев // Гәүдәне җирдән, берәр өслектән күтәрмичә хәрәкәтләнү; шуышу. Яралыларны үрмәләп булса да бер тирәгә ташый башлагыз. З.Мәхмүди 3) Куллар, аяклар белән ябышып, югарыга менү. Физкультура дәресендә Сикерәбез, йөгерәбез – Коеп куйган көнгерә без. Аркан буйлап үрмәлибез, Маймыл яки шүрәле без ---. Л.Шәех. Аннан кичке якта гына кайтабыз да, өй эшләрен әзерләгәч, үзебезнең яраткан урыныбызга – печәнлеккә үрмәлибез. И.Диндаров // Акрын гына өскә таба хәрәкәтләнү. Машина ташлы-сикәлтәле юлдан тауга таба үрмәләде. Д.Булатова 4) Берәр нәрсәгә ябышып, уралып үсү. Тәрәзәдән тәрәзәгә Үрмәли үрмә гөлем. Гөлләр кебек матур булсын, Әлмәт, алдагы көнең. К.Булатова. Аның чәчкә-гөлләр үстергән балконына тиеп торырлык итеп, зифа тополь үрмәләячәк. Л.Хәмидуллин 5) Биегәю, күтәрелү, сузылу. Дулкыннар, ишелеп-ишелеп, болытларга үрмәләделәр. М.Җәлил 6) күч. Көч-хәл белән хәрәкәт итү. Көздән калган кылганнар белән тамак ялгарга дип тау башына ач колхоз атлары, кешеләрнең сыер-башмаклары үрмәләделәр. З.Зәйнуллин 7) күч. Әкрен генә, ләкин үҗәтлек белән югары урыннарга омтылу. Фазыл инде башка кешегә әйләнгән, ниндидер юллар белән партиягә дә үрмәләгән. Г.Ибраһимов. Син хәзер ярышлардан кайткансыңдыр инде, уңышлар ничек? Мастерлыкка үрмәләп буламы? А.Гыйләҗев. Түрә түргә үрмәләр, нәфес малга үрмәләр, гарьсез данга үрмәләр, Иблис җанга үрмәләр. Г.Морат 8) күч. Акрынлап берәр нәрсәнең өстен каплап, томалап алу. Күк йөзен коточкыч кара төтен каплап алган, кызыл ут ялкыннары күккә үрмәли. Д.Каюмова // Берәр нәрсәнең өслегендә барлыкка килеп җәелеп китү. Данир каушап калды. Бит алмаларына алсулык үрмәләп, борын очының тирли башлавын тойды. Г.Әдһәмова 9) күч. Күчү, таралу. Цензура тәрәзәләре ачык дип эчке цензура очсызлангач, ни хәл итәсең, тормыш сәхнәсенә дә, эстрада сәхнәсенә дә үзгәрешләр үрмәли дә үрмәли. Н.Гамбәр 10) күч. Барлыкка килеп, тулысынча биләп алу (уй, хис тур.). Минем күңелгә дә салкын, шомлы уйлар үрмәләп керә башлады. Г.Гыйльманов. Шушы боз салкынлыгы җанына үрмәләде. М.Кәбиров 11) күч. Акрын гына бару. Уку да алга үрмәли. Бишлегә генә укыйм. А.Гыйләҗев 12) күч. Якынлашу. Җир йөзендә күпме хатын-кыз ялгызлыктан интегә, яшем кырыкка үрмәләгәндә, шулар төркеменә мин дә кушылырмын да сан арттырырмын дип кем уйлаган! Н.Гыйматдинова ◊ Үрмәләп булса да Ничек тә, көч-хәл табып. Теге бердәнбер көнне үрмәләп булса да киләсе калган икән миңа, дидем. А.Тимергалин. Үрмәләп дигәндәй Көч-хәл белән, авырлык белән. Кайдадыр валидол төймәсе барлыгын исләп, үрмәләп дигәндәй барып, тартмаларны актаргалады. К.Кара Үрмәләп алу Тиз арада үрмәләү. Кантон шәһәрендә ачылган «Союзкож» тире җыю бүлегенә агентлар кирәк дигәч, Һашимов дус-иш аркылы анда да үрмәләп алды. А.Алиш Үрмәләп тору Даими, өзлексез үрмәләү. Идел-йортка төрле яклап явыз айналар, шымчылар үрмәләп кенә торалар. А.Гадел Үрмәли бару Һаман үрмәләү; бернигә карамый үрмәләү . Аның Рөстәме дә, ай-яй, егет! Забойдан һаман югарыга үрмәли бара. Һ.Такташ. Ә икенче аягына һаман көчлерәк булып суык үрмәли бара, ахырда ул аяк бозга ябышып, таш булып туңа. Ш.Маннур Үрмәли башлау Үрмәләргә тотыну. Ул тир ачысыннан сызлаган күз тирәсен пычрак кул аркасы белән уа-уа мүкәли, үрмәли башлады. А.Гыйләҗев. Тагын үтә атна-айлар. Чүпрәкләр арасыннан чыгып үрмәли башлый бала. К.Җәмит Үрмәли тору Әлегә үрмәләү. Сез тырмашкан арада, без, гадәттәгечә, югарырак үрмәли торыйк булмаса. Р.Мөхәммәдиев. Сукмак буйлап үрмәли торгач, кырмыска бик зур амбар янына килеп чыккан. Р.Вәлиев Үрмәли төшү Бераз үрмәләү. Кайда чүгәли, кайда үрмәли төшеп, тар коридор буйлап ары уздык. Р.Мөхәммәдиев |