ҮРМӘКҮЧ и. зоол. 1) Үрмәкүчсыманнар классыннан вак бөҗәкләрне пәрәвез үреп аулый торган җан иясе. Чебеннәрнең ай-яй зәһәр чагы, Үрмәкүчләр чигә пәрәвез. Йолдызларның күзен чекерәйтеп, Октябрьгә кереп барабыз. Н.Әхмәдиев. Үрмәкүчләр – бик борынгы хайваннар ---. Биология. 2) күч. Каты күңелле кеше; башкалар хезмәтен куллана торган кеше . – Шул үрмәкүчләр инде безнең канны суырдылар, – диде карт ---. Г.Әпсәләмов |