ҮРМӘ с. 1. 1) Үреп эшләнгән. Аның төпкә табарак бөгелеп төшкән үрмә алтын беләзеге кулына матур бер шәүлә төшерде. Г.Исхакый. Нишләпләр соң, ни сәбәптән соң шушы киемнәрдән туй тантанасына әзерләнеп йөргән кәләш газ плитәсе янында, үрмә артлы урындыкка утырып, җан тәслим кылган? К.Булатова 2) к. үрмәле. --- карт утырткан үрмә гөлләр, койма-диварларга сарыла-сарыла, йортны чәчәккә күмде. Г.Әдһәмова. Йорт стенасы үрмә агачлар белән капланган: бары тик тәрәзә урыннары һәм кабан башлы герблар гына ачык калган. Р.Вәлиев 2. и. мәгъ. 1) к. үрем. Ачык ишектән сиздермичә генә кергән Сәрия идән уртасына басып сайраган Фәрдәнәнең чәч үрмәсеннән умырып тотты. Н.Гыйматдинова 2) Челтәр. Еылым үрмәсенең аякларына уралуын тойды. Г.Гыйльманов 3) Үреп ясалган җәймә, япма ише нәрсә. Су сибәргә килгән хатыннар, бергәләп, электән үк әзерләнеп куелган чыпталар, үрмәләр, әрекмәннәр белән яшелчәләрне ябып чыктылар. А.Алиш |