ҮРЛЕ’-КЫРЛЫ с. Тигез һәм үрле урыннары алмашып килгән, әле үр, әле тигезлек . Кызулык аңа куркыныч түгел, кечерәк басым көченә ул җайланган, үрле-кырлы җирдән йөри белә. А.Азимов ◊ Үрле-кырлы сикерү 1) Тоташтан төрлечә сикерү; төрле якка чайкау. Шул озын буйлы Миннәхмәт, яшь атның иреннәрен ерта язып, авызлык кидерде. Бирешәсе килмичә, һаман үрле-кырлы сикереп каршы торды Акъял. В.Имамов; 2) Берәр сәбәптән (шатлану, борчылу һ.б.ш.) нишләргә дә белмәү, үрсәләнү, тыпырчыну. Ә берчакны минем атым үлде, Карчык елый, карчык үкерә, Атсыз нишләрбез, ди, чәчен йолкый, Үрле-кырлы, малай, сикерә... Һ.Такташ. Янган йөрәк тә азрак басылыр, минем хикәяне укыса, Р. да үрле-кырлы сикерер һәм гомере буена үкенеп яшәр сыман иде. В.Нуруллин. Үрле-кырлы килү к. үрле-кырлы сикерү. Хәсәнә абыстай бөтенләй коелып төште, үрле-кырлы килеп, үзен үзе өзгәләп ташлар чиккә җитте ---. С.Поварисов. --- болар яшәгән йорт диңгездәге гарасат-давыл уртасында калган кораб кебек үрле-кырлы килә, диварлар ярыла, өй эчендәге барча җиһаз-байлык җен кузгаткан сыман почмактан почмакка шуып йөри иде. В.Имамов |